«Яңа татар җыры” бәйгесе җиңүчеләренә 2 миллион 300 мең сум премия биреләчәк

Яңаны тудырганда милли нигезне бозарга ярамый. “Яңа татар җыры”, “Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы”, “Казанда Шәрыкъ базары” Халыкара төрки эстрада фестивале чараларына багышланган матбугат конференциясендә продюсер Рифат Фәттахов әнә шулай диде:

– «Яңа татар җыры” бәйгесендә 28 номинантка барлыгы 2 миллион 300 мең сум премия биреләчәк. Башта без 14 җырны бүләкләргә уйлаган идек. Әмма лауреат булырга лаеклы җырлар аннан да күбрәк булып чыкты. Нәтиҗәдә 14 урынына 28 җырны билгеләп үтәчәкбез»

Матбугат очрашуында катнашкан автор башкаручы Зифа Нагаева әлеге бәйгене Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык күпере салучы дип бәяләде:
– “Яна татар жыры” конкурсына даими эшчәнлек телим! Булганны югалтмыйча яналыкка кыю адымнар белән барсын! Авторларга туктаусыз эзләнүләр, илhам, бердәмлектә көч икәнен аңлау телим.


Фикер өстәү