• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Быел «Татар кызы»н шәп җырлавына һәм оста биюенә генә карап сайламаячаклар

    Быел «Татар кызы»н шәп җырлавына һәм оста биюенә генә карап сайламаячаклар

    Ике Фирдус – ике дус: Балтач районына авылны яраткан тырыш яшьләр кайта

    Ике Фирдус – ике дус: Балтач районына авылны яраткан тырыш яшьләр кайта

    Кризистан чыгабызмы, керәбезме?

    Кризистан чыгабызмы, керәбезме?

    Римма Ратникованың әнисе: «Путин мине ничек онытмаган?!»

    Римма Ратникованың әнисе: «Путин мине ничек онытмаган?!»

    Рөстәм Миңнеханов министрлар һәм район башлыкларына шелтә белдерде: «Бездә артык акча бармы әллә?»

    Рөстәм Миңнеханов министрлар һәм район башлыкларына шелтә белдерде: «Бездә артык акча бармы әллә?»

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    Син сөйлисең, мин йоклыйм: чыгыш ясау сәнгате ни хәлдә?

    Син сөйлисең, мин йоклыйм: чыгыш ясау сәнгате ни хәлдә?

    Туганына эшкә урнашып, 500 меңнән артык хезмәт хакын ала алмаган ир: «Үз туганымны судка бирү уңайсыз булды»

    Туганына эшкә урнашып, 500 меңнән артык хезмәт хакын ала алмаган ир: «Үз туганымны судка бирү уңайсыз булды»

    Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

    Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

    «Коронавируска каршы вакцинаны иң элек үзебез ясатсак, якын кешеләребезгә йогу ихтималы да бермә-бер кими»

    «Коронавируска каршы вакцинаны иң элек үзебез ясатсак, якын кешеләребезгә йогу ихтималы да бермә-бер кими»

    Язучылар корылтае… ул тагын гаугалы булырмы?

    Язучылар корылтае… ул тагын гаугалы булырмы?

    «Мөмкинлекләр мохите» проектының авторы Зилә Хәбибуллина: «Мин үз урынымны таптым»

    «Мөмкинлекләр мохите» проектының авторы Зилә Хәбибуллина: «Мин үз урынымны таптым»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

    Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

    Ир-атка суган файдалы

    Ир-атка суган файдалы

    Авитаминоз авырумы, әллә организмның «көйсезләнүе» генәме?

    Авитаминоз авырумы, әллә организмның «көйсезләнүе» генәме?

    Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта

    Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта

    Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр

    Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр

    Буыннар сызлаганда нарат ылысы булыша

    Буыннар сызлаганда нарат ылысы булыша

    Бик тәмле бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

    Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

    Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Төп

Кая ашкынасыз, бәяләр?

30 еллык бер юбилей уңаеннан

- ieditor
19.02.2021
- Төп
0
Кая ашкынасыз, бәяләр?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Соңгы көннәрдә рәсми мәгълүмат кырында бәяләргә кагылышлы хәбәрләр спираль булып бөтерелә. Стратегик эшләнмәләр үзәге Россиядәге 44 процент компаниянең бу ел дәвамында бәяләрне 8–10 процентка күтәрергә җыенулары турында әйтә. Бизнес бәяләрне 15 процентка күтәргәндә, бәя күтәрмәгән көндәшләр отар дип курка икән.

Көнкүреш электроникасына бәяләр 50 процентка артачак дип өзеп әйттеләр инде. Компьютер техникасының янына болай да безнең хезмәт хаклары белән якын килерлек түгел иде, тагын 50 процент бәя өстәлсә, газета хәбәрчесенә өч җөмлә язган саен эленеп кала торган гаджетын кадерләп-сөртеп кенә торырга туры килер, мөгаен. Дөрес, өстәл астымда тагын ике ноутбук ята минем. Тик алары монысыннан да искерәк. Менә бу компьютерны ярты айлык хезмәт хакына алган идем. Хәзер 3 айлык хезмәт хакын чыгарып салсаң да, яңасын алырга әллә җитә, әллә юк.
Сәнәгать товарларына бәяләр күтәрелә икән, азык-төлек җитештерүчеләр нишләргә тиеш? Табигыйдыр ки, алар да үзләре җитештергәнгә бәяләрне күтәрергә ашкына. «Тармакара экспертлар советы» дип аталган ассоциация соңгы көннәрдә генә Икътисади үсеш министрлыгына, Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Федераль антимонополь хезмәткә, Хөкүмәт азык-төлек товарларына бәяләрне тотып тормасын, барлык товарларга бәя көйләнмәсен, дигән таләп-үтенеч белән хат юллады. «Экспертлар советы», бәя көйләү азык-төлек базарында җимергеч нәтиҗәләргә китерәчәк, дип куркыта. Бәяләр күтәрелгәндә, халык ач калмасын өчен, керемнәрне арттырыгыз, дигән киңәш бирә.
Чынлап та, шикәр белән сыек майга бәяләрне туңдырганнан соң, аларны җитештерү тармагында хәл начарая башлаган икән. Бу ике товарны җитештерү ике урынлы саннар белән кими, дип хәбәр итә статистика. Сыек май җитештерү декабрь белән чагыштырганда 26,2 процентка кимегән. Шикәр җитештерү бөтенләй туктый язган – 69,5 процентка түбәнәйгән. Әмма кибетләрдә әлегә шикәр дә, сыек май да Хөкүмәт куйган бәядән иркен сатыла. Монысына сөенергә дә була. Шул ук вакытта бу халыкның сатып алу сәләте кимегән, каешларны кысканбыз дигәнне дә аңлата. Сатучылар язга бәя үсәчәк дип әйтеп торса да, шикәр капчыгына ябышучылар күренми. Ажиотажның булмавы, бер яктан, яхшы инде ул. Халык күпләп сатып алуга керешсә, дефицит туар иде.

Боларны зарлану өчен дә, җитәкчелекне тәнкыйтьләү өчен дә язмыйм. Базарларның селкенүе һәм чайкалуы без яшәгән икътисад системасының җимерелү стадиясенә якынлашуын хәбәр итә. Моннан утыз ел элек кулланучылар базарында тетрәнү тагын да куәтлерәк булган һәм ачы нәтиҗәләргә китергән иде. Шул елларны бергәләп искә төшерик һәм яшьләргә аңлатыйк әйдә.
1991 елның гыйнвар аеннан башлап декабрьгә кадәр совет Хөкүмәте халыкны өч тапкыр бик рәхимсез рәвештә талады. Бу чарасызлыктан шулай эшләнде. Башында Павлов дигән сөйкемсез кеше утырган Хөкүмәт гыйнвар аенда конфискацияле акча реформасы үткәрде: кулдагы илле һәм йөз сумлык купюраларны җыеп алды. 7 гыйнвар көнне генә Павлов матбугатта: «Бернинди реформа да әзерләнми», – дип игълан иткән иде, 22се Горбачев талаулы реформа турында указга имза салды. Указны бөтен банклар һәм кибетләр ябылып беткәч, кичке сәгать тугызда «Время» программасында укыдылар. Бөтен совет гаиләләрендә халык тораташ катты.

Халык тупларга уңайлы дип, саклык акчаларын илле һәм йөз сумлык купюраларда җыйган иде. Авыл кешесе бигрәк мескен иде ул көнне, чөнки акчаны күтәреп беркая барып булмый. Шәһәрдәгеләр төрлесе төрлечә кыланды: берәүләр тимер юл вокзалларына һәм аэропортларга ташланып, күпләп билетлар сатып алды. Ният соңыннан ул билетларны тапшырып, акчаны кайтару иде. Үзәк телеграфка чабып, почта аша акча күчерүчеләр дә булган диделәр. Дус-ише булган «йонлач кул»лар банкларны төнлә ачтырып, шыпырт кына акчаларын депозитка салды. «Реформа» алдыннан гына хезмәт хаклары бирелгән иде. Укытучылар, мәсәлән, айның унтугызында ала иде хезмәт хакын. Аны 50 һәм 100 сумлыклар белән бирделәр. Ә реформа 22сеннән 23енә каршы төндә башланды. Шуңа күрә кулында зәхмәтле акча булмаган беркем дә юк иде диярлек. Акчаны иртәнгә кадәр урнаштырып калырга кирәк иде. Мескен халык тегендә чапты, монда талпынды. Кемнәргәдер инсульт булды. Хөкүмәт исә реформаның шулай ерткычларча үткәрелүен «күләгәдәге икътисад»ны яшерен юл белән җыйган акчадан мәхрүм итү кирәклеге белән аңлатты. Совет мафиозилары ни дәрәҗәдә оттыргандыр, ә менә карт-коры, беркемгә дә сүзе үтми торган гади халык гасабиланды ул көннәрдә. «Иллелек»ләре булмаган кешеләр күп акчалыларга булыштык: аларның купюраларын алып, үзбезнеке итеп күрсәттек. Берникадәр акчаны рәсми рәвештә алыштыру мөмкинлеге бирделәр.

«Күләгә»дәгеләр дә чалкан төшмәгән, билгеле. Кремльдә 81,5 миллиард сум акча конфискацияләргә ниятләгән булсалар, ул 9 миллиард сумга да тулмаган. Аңлашыла инде: иң мескен халык кына акчасыннан колак каккан. Вәләкин бу талауның беренче адымы гына иде. Акчаны кулда да, банкта да тоту куркыныч. Товардан да ышанычлысы юк. Без шуны төшендек. Һәм кибеттә ни бар, шуны җыю шаукымы башланды. Дефицит болай да бар иде, ул шыр кибет киштәләренә җитеп үсте.
Хөкүмәт озакка сузмыйча икенче адымны ясады. Мәскәүдә, бәяләрне күтәрергә кирәк, дигән фикергә килделәр. Союз Хөкүмәтендә акча җитешми иде, чөнки республикалар, йөгән бушаганны сизеп, Мәскәүгә салым күчерүне киметте, туктатты. 31 миллиард сумлык дефицит барлыкка килгән үзәк бюджетта. Ул чор өчен гигант сумма бу. Халык бу хакта белми иде. Менә шул җитмәүчелекне каплау өчен, бәяләрне көйләүле рәвештә күтәрергә булдылар. Бу хакта сүз чыгарылды, кайбер сәнәгать товарларына 40 процентлык күтәрелү вәгъдә иттеләр. Бер татар депутаты ипи бәясен 1 сумга кадәр күтәрүне яклап чыгыш ясады. 16 тиенлек ипи болай да 20 тиенгә кадәр күтәрелгән иде инде. Вәгъдә ителгән «күтәрелеш» көтмәгәндә 2 апрель көнне башланды. Ипи 60 тиенгә җитте. Башка товарларның бәяләрен чамалау кыен, чөнки киштәләр шыр иде. Ел ахырына бәяләр 7,8 тапкыр күтәрелде, дип әйтәләр хәзер. Сатучылар кибеттә бары тик көнгә бер тапкыр кайта торган ипине генә сата башлады. Диңгез кәбестәсенең консервасы бар иде киштәдә никтер. Без аны куллану җаен таптык. Үзең тозлаган кыяр белән бутасаң, менә дигән «салат» барлыкка килә икән.

Икенче талау халыкның акчага булган бөтен ышанычын юкка чыгарды. Саклык банкындагы акчаны алып товарга әйләндерү отышлырак булачагына төшенделәр. Әмма талауның өченчесе мәйданга чыкты: банкка акча салып була, алып булмый. Ул чакта гади халыкка кредит бөтенләй бирелми. Оешмаларга да кредит район хакимият башлыгының имзасы салынгач кына бирелә башлады. Кешеләрнең гомер буена җыеп, Саклык банкында туплаган акчалары акрын гына сыза, яна башлады.
Горбачевның да, Павловның да бер абруе да калмады халыкта. СССРны саклап калу өчен референдумда тавыш биргән халык ил таркалганда урамнарга чыгып мәшәкатьләнмәде шуңа күрә. Ельцин менә шул дулкында хакимияткә килде. Киштәләрне товар белән тутырырга вәгъдә бирде, бәяләрне ычкындырсак та, күтәрелү булмас дип ышандырды, бәя күтәрелсә, башын рельска куярга әзер булуын әйтте.
1992 елда бәяләр ычкынгач, чынлап та, кибет киштәсендә бер товар артты: читтән кертелән «Рояль» аракысы басты. Агулы ул аракыны эчеп бик күп кеше кырылды. Аларга инде банктагы акча да, кибеттәге товар да кирәкми иде.
Боларны ник искә алам? Яшьлек беләнме, чарасызлык беләнме, ул хәлләрне бик тыныч кабул иттек без. Төшенкелеккә бирелгәннәр оттырды. Байлык һәм акча өчен барысын да эшләргә әзер булганнар мафиоз кланнарның урам сугышларында башларын салды. Урта юлны сайлаучылар яши әле. Кайсы бизнес ачты, чынлап та, баедылар. Машина алуны велосипед алуга тиңли башладык. Күрәбез: бу тотрыклылык та мәңгелек түгел. Югарыдагыларның отставкасын таләп итәргә була, билгеле. Әмма Горбачевның китүе безгә берни дә бирмәде. Хәзер дә шулай ук булачак. Сабырлык һәм намусны саклап, авыр чорны үтәргә әзер булыйк. Авырлыктан соң җиңеллек килә. Бу – закон.

Рәшит Фәтхрахманов

Тэглар кибетмагазинРәшит Фәтхрахмановсату
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерүгә 100 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

17:05

Коронавирустан күмәк иммунитет барлыкка килү вакытын әйттеләр

16:05

Якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары арасындагы бәйгегә йомгак ясалды

15:36

Фәрит Мөхәммәтшин Олимпия чемпионына медаль тапшырды

14:59

Яшел Үзәндә 16 кешене янгыннан коткарганнар

14:59

Путинның журналистлар белән ничек аралашачагын әйттеләр

14:51

Колготки урлаган иргә хөкем карары чыгарылган

14:44

Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты белән очрашты

13:59

«Ватаным Татарстан» бәйге игълан итте: үзеңә ярдәм иткән табиблар турында яз һәм бүләкле бул!

13:39

Путин Горбачевны 90 яшьлек юбилее белән котлаган

12:44

Салават Фәтхетдинов Ирада Әюпованың киңәшчесе итеп билгеләнгән

12:37

Татарстанда ришвәт алу буенча 1098 җинаять ачыкланган

12:24
Күбрәк

ПОПУЛЯР

«ГТРК-Татарстан» һәлакәттә ире үлгән 3 бала анасына бер атнада 3 миллионнан артык акча җыйган

27.02.2021

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

«Кызыл зона»га 17 тапкыр кергән журналист: «Кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде»

08.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!