81 яшьлек бабай янгын чыкканны хәбәр итү җайланмасы ярдәмендә исән калган

Татарстанда яшәүче 81 яшьлек ир-ат янгын хәбәр итү җайланмасы тавышы аркасында уттан коткарылган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте. 

18 гыйнварда көндез 101нче янгын сагы чакыру номерына Әгерҗе районының Салагыш авылында Ленин урамында бүрәнәдән салынган шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Янгынның гомуми мәйданы 42 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын хәбәрчесе сигналы ярдәмендә 81 яшьлек йорт хуҗасы вакытында саф һавага чыгарга өлгергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана.

Автоном янгын хәбәрчесе йортта узган елның октябрендә авыл җирлеге акчалары хисабына куелган булган.

Искәртеп узыйк, 2016 елдан башлап ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәйрия акциясен башлап җибәрде. Аның барышында янгын хәбәр итү җайланмасын социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, күп балалы гаиләләр, шулай ук инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр яши торган йортларга һәм фатирларга урнаштырдылар.

Инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Республика буенча барлыгы 153 меңнән артык хәбәр итү җайланмасы урнаштырылган, алар инде үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтергә өлгерде. Җайланма ярдәмендә 2016 елдан башлап 59 янгын очрагында 119 кеше, шул исәптән 50 бала коткарып калынды.


Фикер өстәү