Татарстанда шәхси йорт янган: хуҗасының мәетен тапканнар

Кичә төнлә Тәтеш районының Пролей-Каша авылында Октябрьская урамында шәхси йорт янган, дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Шаһитлар 101нче янгын сүндерү номеры буенча 22.43 сәгатьтә йорт януы турында хәбәр иткән. Янгынның гомуми мәйданы 120 квадрат метр тәшкил итә.

Янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшкәндә йорт хуҗасы мәетен табып ала. Беренче мәгълүматларга караганда, йортта өч кеше яшәгән.

Бераздан янгын тулысынча сүндерелгән.


Фикер өстәү