Татарстанда шәхси йортта янгыннан соң яшь егет мәетен тапканнар

Татарстанда янгын чыккан шәхси йортта бер егетнең мәетен табып алганнар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә кичке сигезенче яртыда 101 янгын сагы номерына Лаеш районы Татар Янтыгы авылының Мәктәп урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ялкын йорт һәм сарайны чолгап алган, аның мәйданы 57 квадрат метр тәшкил иткән.

Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр, янгынны күрше участоктагы шәхси йортка күчү ихтималын чамалаган. Беркем дә ярдәм сорап кычкырмаганга, алар өйдә кеше юк дип уйлаган.

Бүген иртән әлеге йортта бер егетнең мәетен табып алганнар. Янгында башка беркем дә зыян күрмәгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү