Татарстанда шәхси йортта янгында әнисе белән улы янып үлгән

Татарстанның Түбән Кама районы Үскә авылында Яшьләр урамында шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына кичә кич килгән.

Ут белән көрәшүчеләр ялкынның бөтен йортны һәм янкорманы ялмап алуын ачыклаган. Янгынның мәйданы 108 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны сүндергәннән соң, ут белән көрәшүчеләр 52 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


Фикер өстәү