Аз керемле гаиләдәге 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләү күләме 12 меңгә кадәр җитәчәк

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков аз керемле гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.

«Мондый гаилә төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә пособие алырга мөмкин. Бу Россиядә уртача 6 дан 12 мең сумга кадәр була», — диде Котяков «Россия 24» телеканалы эфирында.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде. Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.


Фикер өстәү