Гөлүсә Җәләлиева: Җепкә акча кызганмыйм, сыйфатлысын алам

Апас районының Борнаш авылында гомер итүче Җәләлиевләрнең дүрт кызлары да атлар ярата. Шуңа гаилә күпләп мал тота. Кызлар атларга кечкенәдән ияләнгән. Исламия белән Илүсә Сабан туенда ат чабышында катнашып, җиңү дә яулый.

– Кызлар булсалар да, малайлар кебек кыю булып үстеләр. Без теләкләренә каршы килмәдек. Кызларым атларның кәефен дә сизә, нәрсә ашатырга яраганын да белеп торалар. Безнең атлар печән, арпа, солы гына түгел, кишерне дә бик ярата. Ә менә атларга алма бөтенләй бирергә кирәкми, – дип сөйли Гөлүсә ханым. – Кызларым ат өстендә килеш йоклап та китәләр иде. Эзләп чыксам, шаккатам. Аты да тыныч тора бит аның. Исламия кызым теләсә нинди холыклы атны да тыңлата ала.

Гөлүсә ханымның да тик торганы юк. Ул бик оста итеп киемнәр бәйли. Шкафы җепләр белән тулган аның. Бер эшли башласа, туктатам димә. Тотынса, җиренә җиткерә торган кеше.

– 6 сыйныфта укыганда кулыма җеп килеп керде. Бәйлисем килә генә бит. Ул чакта мәктәптә укытучыбыз Мәдинә Абзалова бәйләү түгәрәге алып бара иде. Безне ул өйрәтте. Хәзер инде бәйләү үрнәкләрен табу кыен түгел. Апам Чулпан да бик оста бәйли. Киңәш кирәктә аңа шалтыратам, – ди ул.

Гөлүсә ханым ире Илсурга да, кызларына да бөтен киемне үзе бәйләп кидергән. Кызларга бәйләгән күлмәк-кофта, свитерларның исәбе юк икән. Ә менә иренә 17 кофта бәйләгәнен санап барган. Хыялы да бар – киләчәктә сарафан, пәлтә, экотун бәйләргә җыена.

– Үзең бәйләгән сыйфатлы була инде. Башка кешедә булмый. Шуңа да кызларыма гел бәйлим.  Җепкә акча кызганмыйм. Сыйфатлысын алам. Арзанга кызыксаң, киемнең төсе дә башка була.  Әле соңгы вакытта ыргак белән дә бәйли башладым. Башлык, шарфларны шуның белән бәйлим, – ди Гөлүсә ханым. – Бәйләү өчен үрнәкләрне интернеттан алам. Гел андагыча да итмим. Кайберсен үзгәртеп куям. Әгәр мин теләгәнчә килеп чыкмаса, сүтәм дә атам.

Сөйләшә торгач, уңган ханымның тагын бер һөнәре барын белдек. Ул сәйлән һәм энҗе-мәрҗәннәрдән агачлар, гөлләр дә үрә икән.

– Элек балалар бакчасында эшләгәндә, сабыйларга гөлләр төрен аңлатыйм дип  бу эшкә тотынган идем. Үземә ошап китте. Вак эш булса да, яратып ясыйм. Иренмәскә кирәк. Теләк булса, бар да була, – ди ул. –  Эштән ямь табарга өйрәнгән инде мин. Нәрсә эшләсәм дә, күңел җылымны кушам. Шуңа да минем кул эшләрен яратып кияләр, кадерләп саклыйлар. Миңа исә күп кирәкми, кешегә ошаса, шул җитә.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү