Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин: «Иң яшерен хыялым да тормышка ашты»

…1975 елның Сабан туе. Мәйданга инде халык җыела башлаган. Бар кеше шат, бар җирдә бәйрәм рухы. Тик бер читтә моңаеп басып торган яшүсмер малайның гына бәйрәмдә гаме юк. Аңарда да беркемнең гаме юк. Алай ук түгел икән лә. Әнә аның атлар тирәсендә мәш килеп йөргәнен, ай буе чабышка әзерләп, инде икенче ел бәйрәм җиткәндә генә аты авырып киткәнен белгән мал табибы Рәүф абыйсы Нәсыйхов күреп алып, янына килгән, аңа эндәшә икән: «Рамил энекәш, мә, минем ат белән бар чабышка. Курыкма, бирешә торган ат түгел ул…»

Әйтерсең, малайга җан өрделәр! Курка ди?! Аты гына булсын, бара ул чабышка!

– Дагалары бушаган икән моның, улым… – Рәүф абыйсының атын җитәкләп, чабышка әзерләнергә чыгып киткән улын очраткач, әтисе Рәшит бары шулай ди. Барма, дими. Дагаларын гына ныгытып бирә. Әнисе Мәүлиха да дәшми. Эчләрендә нинди ут булса да, сиздермиләр. Улларының күңеле никадәр ашкынганын белми димени алар…

Бара Рамилләре. Рәүф абыйсы алдамаган: аты чыннан да бирешми. Җайдагы белән бергә очалар гына… Беренче киләләр!

– Миңа ул чакта 55 сумлык зурлар велосипеды бирделәр. Әле икенче көнне район Сабан туена да бардым…

Әле аннан соң дүрт ел рәттән бара ул чабышка. Башка атлар белән. Аларында икенче килә. Тормыш галиҗәнап аны, әйтерсең әнә шулай сабый чактан авырлыкларга бирешмәскә, җиңүләр янәшәсендә җиңелүләр дә буласына әзерли кебек.

Тормыш юлының күп өлеше «ияр»дә үтә аның. Аттагы иярне башкасы алыштыра. Тик атларга булган мәхәббәт кенә гомер буе янәшә бара.

– Атларга мәхәббәт әти атыннан күчкәндер инде. Ул күп еллар «Госстрах» җитәкчесе булып эшләде. Шуннан бирелгән аты бар иде, алар алышынса да,  карау, асларын җыештыру, ашату, арканлау минем өстә булды. Кыш көне әти аның белән эшкә йөрмәде. Зуррак үскәч, аны җигеп, малайлар белән пычкы чүбенә төшә идек, язын-җәен бакчалар тырмалый идем. Хәтерлим әле, мәктәптә «4–5»кә укысам да, тәртипсез укучы  булмасам да, 7–8 сыйныфларда укыганда берничә малай шаярыштык та, химия кабинеты ишегендәге эләктергечне ваттык. Монда мин гаепле калдым. Укытучыбыз Рауза апа: «Икенче көнгә ишек ясалган булсын!» – дигәч, дәрестән соң шул гаепле малайлар белән әтинең атын җиктек тә Балтачка задвижкага киттек. Журка кушаматлы бик зур, көчле ат иде ул. Әмма машинадан курка иде. Авыл башын чыгып җитә алмадык, ат, машинадан куркып, кырыйга сикерде, тәртәсе белән баганага килеп бәрелде. Балтачка бара алмадык инде, ярый әле атка да, безгә дә әйбер булмады… Тәртәләр сынып ватылса да, өйдәгеләрнең орышканын хәтерләмим. Карап торышка кырыс, җитди кебек тоелса да, әти безне, балаларны, бик яратып үстерде шул. Укырга кергәнче үк миңа велосипед алып бирде. Ул чакта Сәрдегәндә берәр кешедә булдымы икән-юкмы… Әни мәрхүмә исә бик тә ипле, йомшак кеше иде. Аны бөтен кеше дә бик мәрхәмәтле иде дип искә ала, шулай булмаса, бөтенебезнең дус-ишләре бездә җыелып ятмас иде. Без бит алты бала үстек, бездә һәрчак бала-чага күп булды. Телевизор карарга дип тә килгәннәрдер инде. Авылда әле ул чакта телевизор бик сирәк кешеләрдә генә иде. Безнең чыр-чуга әни ни хәлләр түзгәндер, белмим, бер сүз әйтми иде… Ул гомере буе укырга яратты. Тарихи китапларны да ярата иде, газеталарны да көтеп алып укыды…

Ике яктан да көчле нәсел баласы ул. Әтисе ягыннан Нотфулла бабайсын аксак бабай-аксак бай дип йөрткәннәр, Гражданнар сугышында бер аягын калдырып кайтса да, тик тормаган. Бүгенгечә әйтсәк, чын эшмәкәр булган. Аты белән гел базарларда йөргән. Кап сугу заманы бит, мунчала алып кайтып, аларны кешеләргә тараткан, әзер капларны җыеп алган. Үзе укый-яза белмәгән. Һәр кешене үз тамгасы буенча хәтерләп, исәп-хисап ясаган. Колхозлар чорында да ташкүмер, дегет, солидол, тәгәрмәчләр алып кайтып, колхозга биргән, ашлыклата алып, аны саткан. Әнисе Мәүлиха апаның өч туганы – Йосыф, Харис, Котдус абыйлар да билгеле кешеләр булып үсә. Икесе җитәкчелектә танылса (Харис абый Галимуллин – Союз күләмендә танылган колхоз рәисе), Котдус абый бик көчле укытучы була.

– Кайсы якка күбрәк охшагансыз? Бу турыда уйлаганыгыз бармы? – дип сорыйм.

– Ул читтән әйбәтрәк күренәдер инде. Үзем әтиләр ягына күбрәк охшаганмын дип уйлыйм. Әнидән дә нәрсәдер алганмындыр инде. Хәер, геннар әле – бер нәрсә, кеше булып формалашуда бит нинди тирәлектә үсүең дә роль уйный, –ди ул.

– Сез – өч кыздан соң туган беренче малай, аннан соң ике энекәшегез бар. Белүемчә, алар сезгә дәү абый дип эндәшә иде.

– Әбиләр белән бергә яшәмәсәк тә, әни апайларга да бер-берсенә дәү апай, алма апай, бети апай дип әйттерде, мин дәү абый, Габделнур энекәш бети абый булды… Өч апай булу ул зур бәхет иде. Мәктәптә укыганда да, дәрес әзерләгәндә дә, берәр кая барганда да әти-әни аларга: «Рамилне карагыз», – дип чыгара иде… Дәү абый буларак… Габделнур әле дә гел әйтә: «Син үзең бер нәрсә дә эшләмәдең, безне өйрәтеп кенә тордың», – ди. «Өйрәтер өчен дә белергә кирәк бит», – дим аңа. Әти белән әни безгә эш кушып китә бит, энекәшләргә дә бүлгәләгәнмен инде.

…Атлар янында мәш килеп үскәнгә, Рамил инде балачактан мал табибы яки зоотехник булам дип хыяллана. Тик өйдәгеләре агрономлыкка кодалый – «хет кыш көне ял итәрсең»… Ул чорда бит өлкәннәргә каршы килү юк иде. Ризалаша. Беренче курста яратып укымаса да, өченче курста инде белгечлек буенча күп укытыла башлагач, агрономлыкка баш-аягы белән гашыйк була.

– Дүртенче курсны тәмамлагач, авылга практикага кайттым. Басуда тәҗрибәләр үткәрдем әле. 16 урында – кечкенә кишәрлекләрдә солы-вика катнашмасына төрле дозадагы ашламаларны куллану буенча сынау иде ул. Апрель ахырыннан сентябрьгә хәтле шунда мәш килдем. Һәр сынауны дүртәр тапкыр кабатлыйсы иде. Ул чактагы баш агроном Равил абый Әшрәпов бик тәҗрибәле, өстәвенә, искиткеч әйбәт кеше булды. «Болай эшләүче студентлар күп булмады», – дип үсендереп торды ул мине. Әле бит комбайнчы Зариф абый Заһретдинов көз көне аларның һәркайсын аерым суктырып та алды. Бер зарланмады! Көне буена җитте ул аңа, – дип искә ала ул бүген.

…Институт тәмамлап, кайтып эшли башлаган яшь белгечкә ул чактагы рәис Харис абый Галимуллин туганымның улы дип аерым өстенлекләр бирми. «Башкаларга караганда да ныграк орыша кебек тоела иде миңа, – ди ул, бу хакта сорагач. – Ул чакта үпкәләсәм дә, хәзерге акылым белән аңлыйм: ул мине бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәткән. Көчле җитәкче буларак, аның эш тәҗрибәсе хезмәт юлымда бик файдалы булды. Әйткәнемчә, бәхетемә, баш агроном Равил абый йомшак холыклы, бик тә ипле кеше иде. Эшкә өйрәтеп кенә калмады, әле һәрчак яклады да. Мин гаепле булсам да, гаепне үз өстенә ала, «Аңа шулай эшләргә мин куштым», – дия иде. Равил абыйга мин гомерем буе рәхмәтле».

– Туган авылыңда җитәкче булып эшләүнең плюс-минуслары турында беренче генә соравым түгел. Шулай да…

– Иң зур плюсы – бөтен кешене нәселенә кадәр әйбәт беләсең. Бу – эш оештырганда бик зур ярдәм. Иң зур минус – туганнарның күп булуы. Алар синнән үзгә мөнәсәбәт тә, ярдәм дә көтә. Бу да ике яклы бит әле. Ярдәм итмәсәң, туганын онытты, диячәкләр, ярдәм итсәң дә гаепләүчеләр табыла. Алтын урталыкны табарга тырышырга кирәк инде.

– Сәрдегәндә туган, Салавычта үскән, Балтачта яшисез. Шушы этапның кайсы күңелгә аеруча якын?

– Сәрдегәндә 7 яшьләргә кадәр генә яшәсәм дә, ул еллар балачак хатирәләре белән күңелдә саклана. Газинур, Фәүзир, Мөнир, Айратлар белән текә яр буена менеп, карлыгач ояларын караган чаклар, сарык саклаулар истә. Ә Салавыч… Анда инде гомеремнең күпчелек өлеше узган, шунда гаилә корган, улыбыз Айнур туган… Бакча башы күршеләр булсак та, институтта ике ел бер чорда укысак та, мин Фәнияне колхозга кайтып эшли башлагач кына «күрдем». Быел өйләнешүебезгә 35 ел була… Салавыч белән бәйле истәлек-хатирәләр бик күп. Гел яхшы белгечләр, киңәшчеләр, данлыклы механизатор-терлекчеләр белән эшләргә туры килде. Ул елларны бик сагынам.

– Күңелдә «Ник ветеринария институтына укырга кермәдем икән?» дигән үкенеч калдымы?

– Юктыр. Дөрес, начар ветеринар яки начар зоотехник булмас идем үзе. Әмма язмыш бит бу һөнәрләрдән дә читләштермәде. Барысын бергә берләштереп эшләү насыйп булды. Кайсы яктан гына карасам да, мин язмышыма бик рәхмәтле… Атлар белән бәйле иң яшерен хыялымны да тормышка ашыра алдым. Балачакта күп итеп атлар үстерәсем килгән иде. Колхоз рәисе булып эшли башлаган елларда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы Нурлат ат заводындагы кулланыштан чыгарылган нәселле чабыш атларын сата башлады. Хуҗалыкларга ул бушлай бирелә иде. Алырга теләүчеләр күп түгел, чөнки атларны үрчетергә, аларны асрау өчен шартлар булдырырга кирәк. Шөкер, башта тана абзарын бүлеп, махсус урын ясап, ике ат асрый башласак, ел саен диярлек шундый атлар алып, 2008 елда бик матур ат абзары төзеп чыктык. Чабышкылар саны да артты, аңа кадәр район Сабан туйларында гел җиңү яулый торган Карадуган мебель фабрикасы атларына көндәшләр барлыкка килде. Хәзер инде салавычлылар ун елдан артык Казан ипподромы белән эшли, райондагы берничә хуҗалык та шулай эшли. Матур нәтиҗәләр дә бар. Бер елны Марвин кушаматлы ат республика көнендә беренче урын алган иде, аңлашылмаучанлык белән генә нәтиҗә юкка чыгарылды. Аның каравы, Салавычта туып үскән Ландарка кушаматлы бия республикада туган чабышкылар арасында ике ел эчендә дүрт мәртәбә беренче килде.

P.S. Бер чорда ук укымасак та, бер елларда авылга эшкә кайтканга һәм авыллар арасын Шушма елгасы гына аерып торганга, 36 елдан артык әйбәт беләм Рамилне. Колхоз рәисе итеп сайланып куелгач та (колхоз тарихында беренче һәм бердәнбер альтернатив сайлау), халык белән аңлашып эшләргә тырышуын, печән-саламны капка төпләренә кайтартып бирүне оештыруын, барыннан да элек, үзгәрмичә, гади булып калуын хуп күрдем. Шуңа да, 2012 елда район башлыгы булып китәр алдыннан бер сөйләшкәндә: «Үзгәрмәгез, яме», – дидем.

– Үзгәрсәм, әйтерсең, – диде ул.

Шөкер, моңарчы әйтергә туры килмәде. Әле дә шул гади Рамил. Авылдашларын әллә кайдан танып, иң беренче сүз башлаучы да, урамда күреп, гозерләрен җиткерүчеләрне дә сабыр гына тыңлый белүче дә ул. Шулай тиеш, дияргә ашыкмагыз. Сезнең ничектер, минем төрлесен күргән бар…  

Гөлсинә Хәбибуллина

 

 

 

 


Фикер өстәү