Кичә Ташкент шәһәрендә 103 яшендә хезмәт фронты ветераны, педагог Габдерәшит Исхаков вафат булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.
«Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Габдерәшит Мөхәммәтгата улы гаиләсенең кайгысын уртаклаша. Ветераныбыз һәрвакыт безнең хәтердә булачак», – диелгән Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни үзәгенең телеграм-каналында.
«2019 елда Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге Ташкент шәһәрендә Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге белән берлектә Габдерәшит абыйны йөз яшьлек юбилее белән котлаган һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткергән иде», – диелә хәбәрдә.
Мәрхүм кичә Ташкентның мөселман зиратында җирләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat