Юл читенә төшеп әйләнгән машинада бер ирнең гомере өзелгән, икесе зыян күргән

Кичә кичке бишләр тирәсендә Азнакай районының Җиңү бистәсендә коточкыч юл һәлакәте булган. Билгесез сәбәпләр аркасында «УАЗ» машинасы юл читенә очкан һәм әйләнгән.

Машинада өч ир-ат булган. Аларның берсе һәлакәт урынында ук үлгән, бер ир-атны хастаханәгә озатканнар, тагын берсе хастаханәгә барудан баш тарткан.

Хәзер әлеге һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү