Самара өлкәсендәге коточкыч юл һәлакәтендә 5 Татарстан кешесенең гомерләре өзелгән

Югары тизлектә килүче ике машина маңгайга-маңгай бәрелешкән. Гомере өзелүчеләр арасында бала да бар.

«Самара — Ульяновск — Димитровград» трассасында узган төндә коточкыч юл һәлакәте булган. Анда 6 кешенең гомере өзелгән.

39 яшьлек Самара кешесе «Kia Cerato» машинасын йөртүче тиешсез урында каршы як полосага чыгып, «Chevrolet Cruze» машинасы белән бәрелешкән. Икенче машинаның руль артынад 41 яшьлек Татарстан кешесе булган. Ике машинаны йөртүченең дә, Татарстан машинасында булган 43 яшьлек хатын-кызның, 20 яшьлек егетнең, 19 һәм 7 яшьлек кызларның шунда ук гомерләре өзелгән.

Әлеге һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

фото: KazanFirst.ru


Фикер өстәү