Татарстанда машиналар маңгайга-маңгай бәрелеп, ике кешенең гомере өзелгән

Бүген, 2 ноябрь иртәсендә, Тукай районында Great Wall белән Nissan машиналары маңгайга- маңгай бәрелешкән. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Кытай маркалы автомобиль йөртүче зур тизлектә каршыга каршы як полосага чыккан һәм Nissan белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Nissan йөртүче һәм аның пассажиры юл-транспорт һәлакәте урынында үлгән, ә Great Wall йөртүчесе һәм пассажиры имгәнгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү