Токымлы атлар үрчетүче Айрат Сафин: «Аларны мотоцикл, машина белән чагыштырып булмый»

Мендең дә атландың түгел. Арча районының Яңаcала авыл җирлеге башлыгы, инглиз токымлы чабышкылар асраучы Айрат Сафин әнә шулай ди. Сабан туена да ерак калмады. Аның белән ат үрчетү, ярышларга әзерлек турында сөйләштек.

– Атны берничек тә гараждагы мотоцикл, велосипед яки машина белән чагыштырып булмый. Абзардан атланып чыгып китү өчен ярты сәгатьләп вакыт кирәк. Тренировка вакытында тирлиләр. Тир эзе калмаска тиеш. Калган очракта тәнен кырырга мөмкин. Шуңа күрә яхшылап чистартырга кирәк. Бик вак нәрсәләргә дә игътибар итәсең, – ди Айрат Сафин.

Сафиннар утарында бахбайларның саны унга якын. Барысы да – чиста токымлы инглиз чабышкылары. Алар арасында Макфорда, Мисс Чейл, Оскан Форд, Рубрика Спейс, Алабама, Экзотика, Чибәркәй исемлеләре дә бар. Исем кушу – бик кызык һәм җаваплы эш. Ни өчен дигәндә, шушы исем белән зур җиңү яулыйсылары бар бит. Гадәт буенча, кушамат тайның «әти-әни»ләренең исемнәрендәге хәрефләрне кушып ясала.

Кечкенә генә ат заводы дип тә әйтергә мөмкин. Әлеге хуҗалык атчылык буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында (ВНИИК) теркәлгән. Бу – эшнең башы. Чөнки һәр туган тайга паспорт ясатырга кирәк. Ә моны шушы институтта гына башкаралар. Нәсел айгырлары, бияләре, чабышларга әзерләнүче 2, 3, 4 яшьлек атлары бар. Быел тайлар саны тагын өчкә ишәер, Алла боерса.

Яхшы нәселле атларга хуҗалар табылып тора. Россиянең төрле өлкәләреннән, Казахстан, Монголиядән сораучылар күп. Киләчәктә аларның санын тагын да арттырмакчылар. Сүз уңаеннан, яхшы ат булачагы, тугач та, аның нәселеннән, ничә минуттан аякка басуы, имә башлавы, ничек хәрәкәтләнүеннән күренә икән.

– Атлар белән кызыксыну кечкенәдән башланды. 12 яшьтә Сабан туенда катнаша идем. Шул вакыттан бирле ат җене кагылган миңа. Алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Шәһәрдә яшәсәм, нишләгән булыр идем икән? Улларым да, кызым һәм биш оныгым (барысы да – малайлар) атлар янында кайнашырга ярата. Бәлкем, нәселдән килә торгандыр. Әбинең: «Кечкенә чагында без дә чабыш атлары асрый идек», – дигәнен хәтерлим. Аннары аларның атларын Гражданнар сугышына алып киткәннәр, – ди әңгәмәдәшем.

Элегрәк, уллары яшьрәк чакта, Сабан туйларында узган ат чабышларында еш катнашкан ул. Алай гына да түгел, гел призлы урыннар яулаганнар. Алты ел рәттән район ярышында җиңгән чабышкылар Балтач, Питрәч, Яшел Үзән, Киров өлкәсе, Мари Эл Сабан туйларында да сынатмаган. Ә иң зур җиңү – 2 тапкыр Казандагы халыкара ат спорты комплексында уңышка ирешү.

– Иң яхшы биябез Алабама кушаматлы иде. 11 яшендә дә район Сабан туенда беренче килде. Аның тайлары: Сократ (12 апрель – Космонавтика көнендә туган) Казан Сабан туенда отты, Экзотика, Санадор, Албэна, Карамелька, Абаль да зур җиңүләр яулады. Барысын да үзебез тәрбияләп үстердек. Ә хәзер бездә туып-үскән атлар башка хуҗаларны сөендерә, – ди Айрат Сафин, атлары белән горурланып.

Аның әйтүенчә, чиста токымлы инглиз чабышкылары белән спортның башка төрләрендә дә катнашып була. Мәсәлән, стипль-чез, конкур, байга (казах). Ләкин аларның билгеләнеше токымның исеменнән үк күренеп тора. Чиста токымлы аргамаклар, юртаклар белән бутарга ярамый. Бу атлар 69 км/сәг тизлек белән чаба ала. Әйтик, 27 секунд эчендә 500 метр ара үтәргә сәләтле. Аларны хуҗалык эшендә кулланып булмый.

Һәркайсының – үз холкы. Аларны кулга ияләндерү туган көннәреннән үк башлана. Кайсыдыр куркак булырга мөмкин, ә кайберләре кулга бик тиз ияләшә, гел сыйпап торганны ярата. Аларга тавыш һәм кул күтәрергә ярамый. Кулга ияләштереп, ышанычын яулау һәм җиңүгә ирешү өчен дә шактый вакыт сорала. Шулай булганда тешләми дә, типми дә алар. Иң нәзберек җире – ашкайнату системасы. Чиста су һәм азык бирергә кирәк. Атлар өчен төрле катнаш азыклар, витаминнар бар. Аларны кулланмыйча гына җиңүләр яуланмый.

Атларга ничек «педикюр» ясаулары белән дә кызыксындык.

– Яшь атның аякларын саклау аның дөрес формалашуына ярдәм итә. Аның тоягын ай саен кисеп, чистартып, ягъни «педикюр» ясап торасың. Бу эшләрне үзебез башкарабыз, ә дагалау өчен белгечләр чакыртабыз, – ди Айрат Сафин.

Тиздән ат чабышлары сезоны якынлаша. Айрат Сафин белдергәнчә, безнең төбәктә чабышкы атлар асрау, аларны чабышка әзерләү бик кыен. Быелгы кышның карлы булуын искә алсак, атчыларга тагын бер кат сабырлык телисе генә кала.

Нигездә, ат асраучылар авылда яши. Шулар аркасында Сабан туе күрке булган ат чабышлары дәвам итә. Егетләрдә бу энтузиазмны бетермәү өчен, Айрат Сафинның республика җитәкчелегенә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдимнәре бар.

– Авыл һәм районнардан килүче ат сөюче дусларыбызга Казан ипподромы ишекләре һәрвакыт ачык һәм бушлай булсын иде. Алар өчен аерым, приз фондлары югары булган ярышларның күбрәк уздырылуын телибез. Кыш буе ипподром шартларында яшәгән яки илнең җылы төбәкләрендә туып-үскән, тренинг үткән атлар белән авыл бахбайларын бер ярышта чаптыру дөрес түгел дип саныйм, – ди ул. – Узган ел Татарстанда туган атлар өчен аерым бер приз булдырылды. Бу ярышта катнашу һәм җиңү өчен, барлык атлар да тырыша. Көндәшлек булырга тиеш, шулай гына үсеш, алга китеш булачак. Ләкин барысы да гадел булсын. Ат яраткан бар кеше дә чиста токымлы атлар асрый алмый. Районнарда ярым чиста токымлы атлар бик күп. Алар өчен аерым ярышлар уздырылсын иде. Менә шул вакытта тамашачылар да булачак. Ат җене кагылган татар агайлары, малайларының өметләре аклансын иде.

 

 


Фикер өстәү