«Мисс Планета» вице-миссы Алинә Гәрәева: «Косметологларга йөрмим, мәтрүшкәле чәй яратам»

Күптән түгел Алинә Гәрәева «Miss Planet International» (Мисс Планета) бәйгесендә вице-мисс титулын яулады. Тумышы белән Алинә – Спас районының Кырый Йорткүл авылыннан. Бүген аны күпкырлы топ-модель буларак беләләр. Балачак хыялы, матурлык сере, татар аш-сулары – Алинә белән «ВТ» хәбәрчесе дә аралашты.

– Алинә, кечкенәдән модель булырга хыялландыгызмы?

– Телевизордан күрсәтелгән матурлык бәйгеләрен кызыксынып карый идем. Шуңа күрә дөньякүләм матурлык конкурсларында катнашырга яки актриса булырга хыялландым. Әмма элек бик оялчан идем. Сәхнәдә чыгыш ясар өчен, башта оялу, курку хисен жиңәргә туры килде.

– «Татарстан гүзәле», «Краса Казани 2014», «4-ая Краса России», «Вице-мисс Россия», «Miss Planet International» бәйгесендә вице-мисс титулларын яулагансыз. Ничек үз йөзеңне югалтмаска, «йолдыз чире»н йоктырмаска?

– Миндә беркайчан да «йолдыз чире» булмады. Киресенчә, шундый зур титулларга ия булу зур җаваплылык өсти. Үземә карата тагын да таләпчәнрәк була башладым. Дөньяга, туган илемә файда китерәсе килә.

– Күптән түгел катнашкан конкурсыгыз турында сорыйм әле. Катнашучылар арасында көндәшлек сизелдеме? Шундый шартларда яңа дуслар табып буламы?

– Катнашучы кызлар барысы да бик мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Мисал итеп, бер вакыйганы сөйләп китәсе килә. «Мисс Кения» титулын яулаган кызның репетиция вакытында аяк киеме үкчәсе сынды. Ә бу аның конкурс финалына алып килгән бердәнбер туфлие иде! Бәйгедә катнашкан һәр кыз аңа ярдәмгә килергә ашыкты.

Иң якын дус кызымны Индонезиядә үткән «Мисс Глобал» конкурсында таптым. Ул – шундый эчкерсез, ачык, киң күңелле кыз. Киләсе елга кияүгә чыга, туена чакырды.

– Матурлык сере нәрсәдә?

– Иң беренче чиратта бу – күңел матурлыгы, дип уйлыйм. Икенчедән, табигать биргән матурлыкны саклап калу мөһим. Мин косметологларга, матурлык салоннарына йөрмим диярлек. Ләкин үземне карауга, сәламәтлеккә бик зур игътибар бирәм, бигрәк тә дөрес туклануга басым ясыйм. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырышам. Үләнле, мәтрүшкәле чәйләр яратам. Шуңа күрә җәен мәтрүшкә, җиләк җыю – минем өчен иң рәхәт вакытларның берсе.

Фигураны саклар өчен беркайчан диета тотмадым. Хәзерге фигурамның сере – туклануда һәм күп итеп җәяү йөрүдә. Мин аз күләмдә, әмма еш ашарга тырышам. Генетика дигәне дә үз өлешен кертәдер.

– Сез – төрле илләрдә булган кеше. Кайсына кабат барыр идегез?

– 22 илдә, шул исәптән Австрия, Бөекбритания, Швейцария, Сингапур, Камбоджа, Грузия, Индонезия кебек илләрдә булдым. Әмма Швейцариягә кабат сәяхәт итәр идем, андагы табигать әкияттәге сыман.

– Бәйгеләрдә катнашыр өчен, тәмле итеп пешерә белергә дә кирәктер…

– Дәү әнием балачактан ук токмач ашы, өлеш, өчпочмак пешерергә өйрәтте. Мин пешерергә яратам. Якыннарым да, син тәмле пешерәсең, диләр. Сүз уңаеннан, беренче белгечлегем нәкъ менә җәмәгать туклануы өлкәсенә бәйле. Минем шулай ук «беренче категорияле пешекче» дигән дипломым да бар. Хәзерге көндә Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алам. Бу – минем икенче югары белемем.

– Сез әле җырлыйсыз да. Җырчы булып китмәгәнгә үкенмисезме?

– Юк, үкенеп яшәү  ул – начар гадәт. Мин артка карамыйм. Бүген җырчы булырга телим икән, соң түгел бит әле.

– Бизәнмичә урамга чыга аласызмы?

– Мин урамга чыкмасам да бизәнәм. Дәү әнием миңа гел: «Иртә торсаң тор, ләкин хатын-кыз һәрвакыт матур һәм үзен үзе караган булырга тиеш», – дип әйтә иде.

Блиц-сораштыру

– Көнегез нәрсәдән башлана һәм тәмамлана?

– Йөз-кыяфәт, тән тиресен карау белән башлана һәм шулай ук тәмамлана.

Кумирларыгыз бармы? Кемнәр?

– «Мисс Глобал» җинүчесе Барбара Виотелли. Мин аны шәхсән яхшы беләм. Ул – үзенең хәйрия фондын ачкан искиткеч көчле хатын-кыз.

– Алга таба нинди максатларыгыз бар?

– Инглиз теле мәктәбен ачу хыялы бар.

Тормыш девизы?

– Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

– Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?

– Якыннарым исән-сау, дөнья тыныч булсын, ачлык булмасын.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү