Балачак җыры. Балалар репертуары турында уйланулар

Газетабызда узган ел ахырында балалар репертуарына бәйле язма чыккан иде («Җырланмаган җыр», 22 декабрь, 2023 ел). Әлеге язмадан соң кайтавазлар күп булды. «ШАЯН ТВ» балалар телеканалына рәхмәт: өстәл артына җыеп, кабат фикерләшү мөмкинлеге тудырдылар.

Очрашуда катнашучылар: Әлфия Җәббарова (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, «Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы), Сәгыйть Хәбибуллин (Казан консерваториясе профессоры, «Балачак җыры» бәйгесенең жюри рәисе), Гөлназ Гафурова (җырчы, укытучы), Роза Әдиятуллина («ШАЯН ТВ» каналы башкарма директорының беренче урынбасары).

«Балалар репертуары нишләп сай икән?» дигән сораудан башлыйсы килә.

Сәгыйть ХӘБИБУЛЛИН:

– Сез күтәргән сорау бик актуаль ул. Дөрес әйтәсез, бала ни ишетә, шуны җырлый. Кемнән тора соң бу? Иң элек – укытучыларыннан. Балага җырны алар бирә бит. Җыр дәресләрен алып барган кеше үзе бу дөньяны күзәтеп барырга тиеш. Зур сәхнәгә балалар ата-ана өйрәткән җыр белән чыкмый, аларның музыка укытучылары була. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештыра торган «Балачак җыры» телевизион проектына бик күп җырлар килә. Иләк аша үткәреп, шулар арасыннан сайлап, менә дигән җыр җыентыклары чыгаралар. Матур җырлар бар, тик аларны пропагандалау җитми. Авторлык хокукы дигән кыса да бар. «Балачак җыры» бәйгесенең өстенлеге – җиңгән җырларны теләсә кем җырлый ала. Башка бәйгеләрдә исә җырларга «безнеке» дип ябышып торалар. «ШАЯН ТВ» бу яктан бик тә юмарт.

Роза ӘДИЯТУЛЛИНА:

– «Балачак җыры»ның максаты да – шул җырларны тарату. Профессиональ жюри йөзләгән җырдан башта 20 җырны сайлый. Аннары безнең каналның сайтында тамашачылар тавыш бирә. Жюри, тамашачылар фикерен исәпкә алып, биш җырны сайлап ала. Без жюрига авторларны әйтмибез, алар җырны тыңлап бәяли. Биш җырның авторларын бары тик бүләкләүдә генә күрәләр. Ел саен «Балачак җыры»нда җиңүчеләрне комиссия рәисе Марат Әхмәтов үзе килеп тәбрикли. Җиңүчеләр 50шәр мең сум премия алалар. Җиңгән җырларга сыйфатлы аранжировка ясыйбыз, клип төшерәбез. Биш ел эчендә 20 җыр туды! Әзер минусовка, җыр текстлары, ноталары, видеоклип канал сайтында урнаштырыла. Теләгән һәркем үзенә алырга мөмкин. Без нота китапларын, җыентыкларны Татарстан буенча тараттык. Шуннан соң зур бәйгеләрдә, төрле чараларда безнең проектның җырлары яңгырый башлады. Димәк, бу җырлар үз башкаручысын таба! Сүз уңаеннан, Казан мәктәпләрендә һәм мәдәният сарайларында «Балачак җыры»ның 36 концертын күрсәттек, аны 15 меңгә якын бала карады.

Гөлназ ГАФУРОВА:

– Безнең Казан филармониясендә балалар ансамбле бар. Аларга махсус җырлар яздырабыз. Конкурсларда, концертларда чыгыш ясаганнан соң, бездән: «Бу җырны алсак ярыймы?» – дип сорыйлар. Мин бишкуллап ризалык бирәм. «ШАЯН ТВ» зур эш башкара. Безгә – педагогларга да, ата-аналарга да эшне җиңеләйтәләр.

Татар җырларын яклап та сүз әйтергә телим. Әйтик, рус эстрадасындагы текстларны карасаң, анда ни генә юк! Бездә җырлар мәгънәле. Мисалга, «Балачак җыры»нда җиңгән «Дуслар күп булсын» җырын яратып башкарабыз. Клипта да төштек. Кайда гына чыгыш ясасак та, бу җырны кат-кат сорыйлар. Без «Балачак җыры» дип аталган концертлар циклында да актив катнашабыз.

Сәгыйть ХӘБИБУЛЛИН:

– «Балачак җыры» дигән җыентыкны кулга алуга аның матур итеп эшләнгән булуына сөенәм. Музыка дәресләрендә кулланыла торган уңайлы китап. Бер тәкъдим туды әле. Укытучыларның август киңәшмәләре була бит әле. Бәлки, музыка укытучыларын бер урынга туплап, аларга семинар рәвешендә очрашу оештырыргадыр? Алар бит, чынлап та, күбесе бу җырлар турында белми. Укытучыда да эзләнү булырга тиеш.

Әлфия ҖӘББАРОВА:

– Җыр сайлаганда тандем булырга тиеш: әти-әни – бала – укытучы – уку йорты. Баланың тавышы нинди җырга ята, психологиясенә нәрсә туры килә –  укытучы моны яхшырак белә.

Зәвыклы җыр җырлата алырдай укытучыларны да тәрбияләргә кирәк, димәк?

Әлфия ҖӘББАРОВА:

–  Балаларга беренче сыйныфтан ук җырны хөрмәт итү хисен сеңдерү, музыканы анализларга өйрәтү мөһим. Акыллы тыңлаучы үстерергә кирәк. «Балачак җыры» бәйгесе – моңа ачык мисал.

Бәйгенең төп максаты – татар телен популярлаштыру гына түгел, ә мәдәниятебезне үстерү дә. Һәр җыр тарихка кереп кала. Татар халык ашлары турында «Токмач кисәм», туган як табигате турында «Бер генә», «Читекләр», «Светофор», «Әнием» җырлары. Аларны 5 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар җырлый ала.

Сәгыйть ХӘБИБУЛЛИН:

– Бала «попса» белән тәрбияләнә. Телевидениедә дә күбрәк шул инде. Алар халык җырлары, композитор җырлары һәм башкалары кирәкми дип үсә. Бу бездә генә шулай түгел, ил буенча шулай.

Әлфия ҖӘББАРОВА:

Бәлки, белем бирү йортларына мәдәният һәм сәнгать белгечләреннән «десант»лар да оештыру да кирәктер? Җыентыклар, китаплар алып килсеннәр. Җыентыклар дигәннән, аларны да яңартып чыгару кирәк инде. 10 елдан соң безгә моның өчен оят булмасын. «Нишләп безгә боларны калдырмадыгыз?» димәсеннәр.

Цифрлы китапханә, цифрлы архив та кирәк. Музыка да, җыр да – сакларга кирәк булган мирас.

Әлфия ҖӘББАРОВА:

Аннан, музыка буенча белем бирүче белгечләрне җыеп, форум үткәрергә дә буладыр. Аларның проблемаларын ишетергә кирәк. Сүз дә юк, «нагрузка» дип, кайберләре музыка белән бергә башка фәнне дә укыта. Әмма бит музыка – математика кебек үк фән. Хаталансаң – бетте.

Күбрәк аралашу кирәк, димәк. Әмма һич кенә дә тәнкыйтьләмәскә. Гасырлар дәвамында башкарылган эшне «юк» дип, күрмичә калырга ярамый.

Шәхесләрне дә күтәрергә, күрсәтергә кирәк. Хәзер яшь композиторларның күбесе әнә мәктәпләрдә белем бирә. Искиткеч бит!

 

Сезнең дә балалар репертуарын яңа татарча җырлар белән баетырга теләгегез бармы? Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче юбилей сезоны башланып китте. Бәйгедә катнашу бушлай.

Җырның текстын һәм көен «ШАЯН ТВ»га юлларга мөмкин.

Гаризалар 30 апрельгә кадәр shayanmuzik@mail.ru аша кабул ителә. Бу бәйгегә үз эшләрен шагыйрьләр, композиторлар белән беррәттән теләге булган һәркем җибәрә ала.

 


Фикер өстәү