Театр әһелләре:
- Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева;
- Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев;
- Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының элеккеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов;
- Әлмәт театрының элеккеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тамара Халитова;
- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Феликс Пантюшин;
- Түбән Кама татар дәүләт театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Наил Сәйфетдинов;
- драматург, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Эсфир Яһудин;
- Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры ветераны Земфира Досаева.
Әдәбият һәм матбугат вәкилләре:
- язучы, журналист, нәшир, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Заһид Мәхмүди;
- татар язучысы һәм журналист Ягъсуф Шәфыйков;
- журналистика ветераны, тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамов;
- «Татарстан» радиосы дикторы Мәрьям Арсланова;
- матбугат ветераны Әсгать Сәлахов;
- журналист Анна Тарлецкая;
- журналист Гафиулла Газиз;
- язучы Илдар Хәйруллин;
- шагыйрь Рифкать Имаев;
- шагыйрә Резедә Вәлиева;
- шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Шиһапов.
Дәүләт эшлеклеләре:
- Татарстанның эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, генерал Андрей Вазанов;
- Татарстанның атказанган икътисадчысы, Татарстан Президентының социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча элеккеге киңәшчесе Филзә Хәмидуллин;
- Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Евгений Дәүләтшин;
- «Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов;
- Татарстанның элеккеге вице-премьеры Мансур Хаснуллин;
- Татарстан Дәүләт Советы Аппараты Хокукый идарәсенең гражданлык законнары бүлеге мөдире Исрафил Фәттахов;
- Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фатыйх Сибагатуллин.
Җыр сәнгате вәкилләре:
- җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдинов;
- Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов;
- җырлар авторы Фердинант Гайсин;
- җырлар авторы Ринат Мөслимов;
- җырчы Эльмира Сөләйманова;
- баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин.
Галимнәр:
- фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова;
- әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов;
- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Гуманитар фәннәр академиясе академигы, икътисад фәннәре докторы, профессор Рифат Исләев;
- профессор Гали Даутов;
- педагогика фәннәре кандидаты, күп санлы дәреслекләр авторы Закирә Хәбибуллина.
Рәссамнар:
- Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Зөфәр Гыймаев;
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Сания Бәхтиярова
- Россиянең атказанган рәссамы Рәшит Госманов.