Пенсия акчасына – китап. Татар халкының бөек әдибе Галиәсгар Камалның тууына – 145 ел

Татарның төп театры ни сәбәпле Галиәсгар Камал исемен йөртә? Җавабы бик гали дә, гади дә, чөнки бөек әдибебез «татар театры атасы» дигән хөрмәтле исемгә лаек. Шуңа күрә аны бөтен кеше, хәтта балалар бакчасына йөргән балалар да яхшы белә, дигән фикер ишетелде «XX йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» дип аталган «түгәрәк өстәл»дә. Бу чараны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты үткәрде.

Хезмәтенә күрә хөрмәт… җитеп бетми

Сүз дә юк, театрның исеменә күрә Галиәсгар Камал исемен, бәлки, чынлап та, белмәгән кеше юктыр да. Ә менә әдибебезнең иҗаты, тормышы җитәрлек өйрәнелгәнме? Эшенә күрә бәясен бирә алганбызмы? Тиешле хөрмәтне күрсәтәбезме без аңа? «Түгәрәк өстәл»дә шундый сорауларга җавап эзләнде. Нәтиҗәдә, эшләнәсе эшләр күп әле, дигән фикергә килделәр.

Өстәл янында утыручыларны бигрәк тә Галиәсгар Камалның энесе Габдрахманның улы Искәндәр Камалов чыгышы уйга салды бугай.

– Галиәсгар абыемның балалары белән бик аралашып яшәргә туры килмәде, – диде ул. – Мин 1938 елда туганмын. Яшь аралары шактый зур иде. Башта ничектер дөнья мәшәкатьләре белән игътибар да җитеп бетмәгәндер. Абыебызның архивы белән 1996 елда ныклап шөгыльләнә башладым. Бик күп китаплар укыдым. Шуларның берсендә 1923 елда Галимҗан Ибраһимов: «Галиәсгар Камалның тормышы бик кыен, аңа ничектер булышырга кирәк», – дип яза. Мин булдыра алган кадәр аның иҗаты турында мәгълүматлар туплап, тирәнтен өйрәнергә тырыштым, юбилее уңаеннан пенсия акчама китап әзерләдем. Сезгә дә бүләк итеп алып килдем. Кызганыч, акча җитмәү сәбәпле, 50 данә генә чыгарырга туры килде. Язу ягыннан, әлбәттә инде, әллә ни талантым юк. Шуңа күрә филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановтан ярдәм итүен үтендем.

Китапның пенсия акчасына чыгарылуы турында сүз чыккач, залда уңайсыз тынлык урнашты. Сүзне Фоат Галимуллин дәвам итте:

– Без, бигрәк тә Искәндәр абый чыгышыннан соң, Галиәсгар Камалга карата игътибар җитмәвен күрдек. Аның хакында әллә кайчан затлы альбомнар чыгарырга вакыт бит югыйсә. Мондый китап чыгару – Искәндәр абыйның батырлыгы, әлбәттә. Әмма оялып торырга түгел, тиешле оешмаларга барып, чаң сугарга кирәк булган да бит. Кем аңа каршы килер иде икән? Тик татарны күп вакытта тыйнаклык харап итә шул.

Бу җәһәттән тәкъдимнәр дә булды. Беренчесе – 2025 елда (чөнки быелга инде план төзелгән), Галиәсгар Камалны фикер иясе, драматург, журналист буларак ачып, «Җыен» нәшриятында бик затлы, эчтәлекле китап чыгарырга. Әзерлек эшләрен бүгеннән үк башларга. Чарада катнашучылар, бу китап яңа театр бинасы ачылышына да зур бүләк булыр иде, диештеләр. Икенче тәкъдим исә яңа бина ачылуга бәйле. Анда музей яки башка берәр исем белән аталган урын булып, Галиәсгар Камалның тормышын, иҗатын күрсәткән экспонатлар куясы иде дигән фикергә килделәр. «Түгәрәк өстәл»гә җыелган галимнәр, журналистлар: «Без бүген Галиәсгар Камалны яңача ачтык. Бу сөйләшү бик вакытлы булып, уйланулар өчен этәргеч бирде», – дип таралыштылар. Сөйләшүдә Камал театрыннан беркемнең дә булмавын гына аңлап бетермәделәр. Югыйсә чакыру булган икән.

Галиәсгар Камал үз гомерендә барлыгы 102 исемдә сәхнә әсәре яза. Иң соңгы сәхнә әсәре булып 1933 елда язылган «Өч тормыш» исемле пьесасы исәпләнә.

Журналист

«Түгәрәк өстәл»гә журналистларның чакырылуы әйтелгән сүзләрне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өчен генә түгел иде. Галиәсгар Камал – каләм ияләре өчен дә чын остаз, юл ярып баручы. Бу хаклыкның да төбенә төшәргә тырыштык.

Каенатасы Садыйк бай белән әтисе Галиәкбәр агай, Галиәсгарның муллалыктан баш тартуына аптырап, аны сәүдәгәр итү фикеренә киләләр һәм китап кибете ачып бирергә булалар. Шулай итеп, 1901 елны «Мәгариф» исемле китап кибете ачыла. Ләкин Галиәсгарның төп теләге табыш алу булмый, ул монда әдәби әсәрләр, газета-журналлар һәм уку әсбаплары сата. Истанбулга да барып, аннан төрек әдәбияты алып кайта. Шул вакытларда Германиядән полиграфия эшенә өйрәнеп кайткан Мәхмүт Алмаев белән, гектографта басып, «Тәрәккый» исемле «идән асты» газетасы чыгара башлый һәм шәкертләргә тарата.

Тора-бара Галиәсгар Камал рәсми рәвештә газета чыгару эшенә төшенә һәм, 1906 елдан башлап, Габдулла Апанаев дигән Казан мулласы белән «Азат» исемле газета чыгара башлый. Ләкин алар идея ягыннан килешә алмыйлар. Камал аның белән акча кирәк булганга гына эшләргә мәҗбүр була. Шуңа күрә газетада каршылыклы язмалар күп басыла. 56 номер чыкканнан соң, Габдулла мулла газетаны ташлап китә. Камал, газетаны үз җаваплылыгына алып, «Азат халык» исеме белән чыгара башлый. Ул беренче номерыннан ук сул фикерле газета булып чыга башлый, татар эшче-крестьяннарының сыйнфый аңын уятырга тырыша һәм шул рәвешле «Йолдыз», «Вакыт» кебек буржуа газеталарына каршы көрәш ача. Бу газетага Хөсәен Ямашев кебек татар большевикларының турыдан-туры катнашы була. Шунлыктан патша цензурасы нык игътибар биреп, аерым номерларын чыгаруда зур тоткарлык ясый. Ахыр чиктә мөхәррирнең 15 нче номерда язылган баш мәкаләсе өчен газета конфискацияләнә, Галиәсгар Камал үзе судка бирелә. Ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар 100 сум штраф белән алмаштырыла. Камал «Казан мөхбире» газетасында эшли башлый. Тик аның мөхәррире, помещик Сәетгәрәй Алкин белән килешә алмыйча, «Йолдыз» газетасына китә. 1908 елда, Тукай белән бергәләп, «Яшен» исемле көлке журнал чыгара башлый. Журналның редакциясе Камалның үз фатирында булып, ул рәсем һәм карикатураларны үз кулы белән ясый. «Яшен» тукталганнан соң, яңадан «Йолдыз»га килә. 1912 елда Балкан сугышы вакытында, ул Төркиягә махсус хәбәрче итеп җибәрелә. Ләкин аннан авырып кайтып, озак вакытлар дәваланырга туры килә.

Октябрь революциясеннән соң Галиәсгар Камал, һич тә икеләнмичә, халык өчен хезмәткә күтәрелә. Казан губернасы Башкарма комитеты тарафыннан чыгарылган «Эш» газетасында, 1921 елдан соң «Татарстан хәбәрләре», «Кызыл Татарстан» (бүгенге «Ватаным Татарстан») һәм «Крестьян газетасы»нда эшли. Шул ук вакытта театр һәм драмтүгәрәкләр белән дә арасын өзми.

Драматург

1906 елның көзендә татар яшьләре Казанда беренче мәртәбә халык өчен ачык спектакль куярга җыеналар. Сәхнәгә чыгарыр өчен Галиәсгар Камал тарафыннан төрекчәдән тәрҗемә итеп бастырылган «Кызганыч бала» әсәрен сайлыйлар. Камал бу спектакль өчен кирәк булган афишаларны үзе кулдан яза һәм билетлар сату эшен оештыра. 1907 елда «Сәйяр» труппасы төзелгәч, артистлар өчен киемнәр табыша, вакыт-вакыт режиссерлык та итә. Энеләре Габдулла белән Габдрахман Камалларны да шунда кертә. Труппаны яңа спектакльләр белән тәэмин итү эшенә керешә. 1908 елда үлемсез «Беренче театр» комедиясен бастырып чыгара. Бер-бер артлы «Бүләк», «Уйнаш», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Өйләнәм – ник өйләндем» спектакльләре дөньяга чыга. Күп әсәрләре кулъязма хәлендә уйналып йөртелә. Татар дәүләт драма театры төзелүгә, анда профессиональ артист булып эшли, җаваплы рольләрне башкара. Пенсиягә чыккач, Наркомсобес клубына йөреп, сукырлар өчен драмтүгәрәк оештыра, алар өчен «Күзсез мастерлар» дигән пьесасын яза. Соңгы көннәренә кадәр кулыннан каләмен төшерми.

 

Галиәсгар Камалга 1923 елда «Хезмәт батыры», 1929 елда, Татар театрының 20 еллык бәйрәме уңаеннан «Татарстан халык драматургы» исеме бирелә. Әдипнең тууына 60 ел булу уңаеннан, Казандагы Татар дәүләт академия театрына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм ул туган элекке Фуксовский урамына Галиәсгар Камал исеме бирелә һәм шул урамдагы ул туган йортка мемориаль такта куела.

 

 


Фикер өстәү