Сабантуй режиссеры мәетен тимер юл кичүе янында тапканнар

Мәскәүнең “Ильдан” татар бию коллективы җитәкчесе Рәдиф Яваев 71 яшендә вафат булган. Аның мәетен бүген төнлә тапканнар. Бу хакта “БИЗНЕС Online” Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сүзләренә таянып яза.

“Мәетне төнге икедә тимер юл кичүе тирәсендә тапканнар. Анда үтерү билгеләре юк кебек. Ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле, криминалистлар эшләячәк”, – дигән Фарисов.
Яваев Мәскәүдә 3 февральдә югалган. Аны эзләгәннәр, шул исәптән “ЛизаАлерт” волонтерлары да.

Фарисов әйтүенчә, мәрхүм хореографның Мәскәү татарлары абруе бик зур булган, ул җәмгыять тормышында бик актив катнашкан. Башкалада узган барлык сабантуйларның режиссеры булган. 20 ел буе бию коллективына җитәкчелек иткән.


Фикер өстәү