Хәйдәр Хәйруллин һәлак булган: ул СВОда гомере өзелгән хәрбине җирләүдә катнашкан булган

Кичә кичен Татарстан Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең элекке президенты Хәйдәр Халиуллин юлда һәлак булган. Бу хакта “БИЗНЕС Online” яза.
Ассоциациядән билгеләп үтелгәнчә, Хәйдәр Хәйруллин Ижевск юнәлешендәге юлда 69 яшендә һәлак булган.

Халиуллин бүген көндез Казанның “Курган” зиратында Татарстан Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең элекке директоры, ассоциация советы әгъзасы, 56 яшендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Наил Галиевне җирләүдә катнашкан.
Хәйдәр Халиуллин 1954 елда туган. 1976 елда Казан елга техникумында икътисад фәнен укыткан. 1991 елдан “Курс” фирмасы директоры булган. 2002-2007 елларда Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты вазыйфасын биләгән. 2005 елда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары булып эшләгән. 2005-2013 елларда – Татарстан Республикасы Иҗтимагый платасы әгъзасы. Соңгы вакыткача кече һәм урта эшмәкәрлек буенча эш төркеме җитәкчесе вазыйфасында хезмәт куйган.
“БИЗНЕС Online” язганча, Халиуллин 2019 елда Татарстан Икътисад министрлыгының “Лизинг-грант” программасына бәйле мошенниклык өчен 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Шул чагында анда II стадиядә яман шеш авыруы ачыкланган. Дәвалану мөмкинлегенә ия булу өчен 1,5 ел буе колониядән чыгарга азапланган. 2021 елның 30 апрелендә, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, ИК-2дән азат ителгән.


Фикер өстәү