Корольдә яман шеш авыруы ачыклаганнар

Бөекбритания короле Карл Ш яман шеш белән авырый. 75 яшьлек монархта, җенес бизенә операция ясаганнан соң, рак авыруы тапканнар. Яман шешнең төре турында мәгълүматлар юк. Карл Ш дәвалану вакытында да дәүләт эшләрен алып барырга ниятли. Гәрчә аңа иҗтимагый бурычлар үтәүне кичектереп тору тәкъдим ителсә дә, дип яза “РБК”, Букингем сарае хәбәренә таянып.

“Күптән түгел генә җенес бизендәге чиргә бәйле рәвештә хастаханәдә дәваланганда тынгысызлык өчен тагын бер сәбәп чыкты. Тикшеренү яман шешнең бер төрен раслады. Король галиҗанәпләре бүген планлы дәвалануга кереште”, – диелгән Букингем сарае хәбәрендә.
Британиянең массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, биредә сүз җенес бизе рагы турында бармый.


Фикер өстәү