Татарстанда һәр 35 кешенең берсе яман шеш белән авырый

Республикада яман шеш авырулы 110 меңнән артыграк сырхау исәптә тора. Республикада яшәүче һәр 35 кешенең берсе дигән сүз бу.

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов шулай дип белдергән. Шулай ук ул соңгы дистә ел эчендә Татарстанда яман шеш авыруларын ачыклауның 22 процентка артуын билгеләп үткән. Шул ук вакытта авырудан үлем-китем күрсәткече бер үк дәрәҗәдә диярлек калган. Ләкин узган елда аны 1,5 процентка киметә алганнар. «Кеше өлкәнәя барган саен, анда онкология авыруы барлыкка килү ихтималы да арта. Моның ике сәбәбе бар: беренчесе – чирне ныграк тикшерәләр, икенчесе – без озаграк яши башладык. Димәк, яман шеш белән авыручылар да арта», – дигән белгеч. Сүз уңаеннан, Татарстанда рак авыруларыннан 13%ы – юан эчәктә, 12,1%ы – тән тиресендә, 11,9%ы  сөт бизендәге яман шешкә туры килә.


Фикер өстәү