Сovid-19 белән авырган кешеләргә кайчан прививка ясатырга кирәклеге билгеле

Пандемиянең беренче дулкынында җиңел формада коронавирус белән авыручыларның иммунитеты быелгы җәйгә кимиячәк. Димәк, аларга Covid-19дан прививка кирәк булачак. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Җәйгә, карантиннан соң бер елдан артык вакыт узгач, беренче дулкын булганда, җиңел формада яки симптомсыз чирләгән кешеләрдә иммунитет сизелерлек кимиячәк<…>», — дип кисәтте белгеч.

Шул рәвешле, былтыр җәен авырган пациентлар өчен быелгы җәйгә вакцинация беренче чиратта кирәк булачак», — дип ассызыклады табиб.


Фикер өстәү