Россиядә яңа төр коронавирус таралуны фаразлаганнар

Яз көне Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин, тик аны Covid-19ның өченче дулкыны дип атау дөрес булмас, дигән «Лидер-Медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков. Бу хакта РБК хәбәр итте.

«Яз урталарында авыручылар саны артыр дип саныйм. Безгә Британия коронавирус штаммы килеп җитәчәк», — дип белдергән белгеч.

Тимаков сүзләренчә, Россиядә яшәүчеләр арасында инфекциягә иммунитет җитәрлек түгел, Covid-19дан вакцина аз ясаталар. Шул исәптән, пандемия башында чирләгән кешеләрнең кабат авыру ихтималы да зур икән.

МДУ профессоры, вирусолог Алексей Аграновский җәй көне Covid-19ның яңа очраклар саны кимеп, көзгә исә кабат арту күәтеләчәген фаразлаган.


Фикер өстәү