Глобаль җылыну түгел, кече бозлык чоры килүен әйткәннәр

Кешелекне яңа климат дәвере көтә. Галимнәр вәгъдә иткән глобаль җылыну урынына Җиргә кече бозлык чоры килә. Океанолог, Россия фәннәр академиясе академигы Геннадий Матишов “Российская газета” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый фараз җиткергән.

Галим әйтүенчә, глобаль җылыну турында сөйләнүчеләр хаклы булса, Арктикада боз эрегән булыр иде инде. Академик сүзләренә караганда, Арктикада җылы чор ахырына якынлашып, климат суык дәверенә таба борылган. Шул ук вакытта ул йөз еллык мәгълүматларга таянып фикер йөртергә кирәклеген әйткән.
Матишов климатның цикл буенча “яшәвен” искә төшергәннән соң боз катламы коры җирдәге барлык бозларның 92 процентын тәшкил иткән Антарктидага игътибар итәргә киңәш иткән.
– Бу суык “патшалыгы” чын мәгънәсендә эри башласа, Җир йөзенең көтелмәгәнчә җылынуы турында сөйләргә мөмкин. Дөнья океаны чама белән алтмыш метрга күтәреләчәк, – дип фаразлаган галим.
Хәзер исә, аның әйтүенчә, дөньяның җылынуы түгел, ә, киресенчә, суыту, күзәтелә. Бу хакта, аерым алганда, соңгы вакытларда Россиянең Европа өлешендәге һава торышы: суык кышлар, корылыклар, янгыннар, явым-төшемнең күп булуы сөйли.
– Без кече бозлык чорына таба борылдык. Әмма ул меңнәрчә ел узганнан соң гына килеп җитәчәк. Кеше тормышында мондый үзгәрешләр сизелми, дәверләр өчен генә сизелә, – дигән галим.


Фикер өстәү