КФУ метеорологы киләсе елның ни өчен бик җылы булачагын аңлаткан

Киләсе 2024 ел бик җылы булыр дип фаразлана, шул исәптән Эль-Ниньо мөмкин булган йогынтысы — Тын океанның экваториаль өлешендә температура күтәрелү. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде. Югары уку йорты матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Төп табигый фактор — ул Эль-Ниньо <…>. Эль-Ниньо күренеше, ул 1,5-2 ел дәвам итәргә мөмкин, ул Төньяк ярымшарда яз көне барлыкка килде, көз активлашты һәм, мөгаен, киләсе елның язында да булачак», — дип аңлатты тикшеренүче.

Шул ук вакытта Юрий Переведенцев климатның җылынуы бер үк вакытта антропоген (Җир атмосферасында парник газлары санының артуы) һәм табигый факторларга бәйле булуына игътибарны юнәлтте.

«Климатның глобаль җылынуы туктамый. 2015 елдан башлап, хәтта бернинди тәнәфес тә юк. Бу гасыр башында гына бераз булды», — дип белдерде Казан федераль университеты профессоры.

Шул ук вакытта «Атмосфера циркуляциясе һәм климат үзгәрү» төбәк фәнни юнәлешен оештыручы һәм Россия Фәннәр академиясе Илкүләм геофизика комитетының климат буенча комиссия әгъзасы, галим Бөтендөнья метеорология оешмасының глобаль климат торышы турындагы докладында әйтелгәнчә, 2023 ел күзәтүләр тарихында иң җылысы булачак, дигән фаразларга теләктәшлек белдерде.

 


Фикер өстәү