27 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Федерациясе коткаручылары көне

Россиядә Коткаручылар көне 27 декабрьдә Россия Федерациясе Президентының 1995 елның «Россия Федерациясе коткаручылары көнен билгеләү турында»гы Указы нигезендә бәйрәм ителә. Беренче Россия коткаручылар корпусы 1990 елның 27 декабрендә РСФСР Министрлар Советы карары белән оештырыла. 1991 елда корпус РСФСР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. Ә 1994 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына әверелә. Бүген Россия коткаручылары Россия территориясендә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә үзләренең игелекле эшләрен башкаралар.

Паспорт системасы

1932 елда Үзәк сайлау комиссиясе СССРда паспорт системасы һәм мәҗбүри тору урынын билгеләү таләбен кертә. Ул вакытта кабул ителгән кагыйдә буенча паспортны шәһәрдә, район үзәкләрендә, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүчеләр генә ала алган. Аны хәрби хезмәттә булганнар, инвалидлар һәм авыл кешеләренә бирмәгәннәр. 1917 елдан соң большевиклар паспортны патша чорыннан калган әйбергә санап, аннан баш тарталар. Ләкин халыкны контрольдә тотуны яхшырту өчен Сталин вакытында ул кире гамәлгә кертелә.

 Мактаулы исем

1938 елда Социалистик Хезмәт Герое мактаулы исеме булдырыла. Исем «хуҗалык һәм социаль-мәдәни төзелеш өлкәсендәге казанышлар» өчен, кагыйдә буларак, хезмәттәге батырлык, халык хуҗалыгын, фәнне һәм мәдәниятне күтәргән өчен бирелә. 1991 елга кадәр 20 меңнән артык Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Географик үзгәрешләр

1943 елда Калмык АССР юкка чыгарыла. Калмыкларны СССРның көнчыгыш районнарына депортацияли башлыйлар. Шул ук елда Әстерхан өлкәсе булдырыла.

Илсез кеше

1987 елда Американың «Time» журналы Ел кешесе итеп Горбачевны сайлый. Советлар иленең беренче һәм соңгы президенты «Time» тышлыгында 15 тапкыр күренә. Соңгысы 1991 елның декабрендә була.

Михаил Горбачев Time тышлыгында соңгы тапкыр 1991 елның декабрендә күренә. Фото «Илсез кеше» дигән исем белән чыга.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү