Куллану вакыты тәмамланган машина йөртү таныклыгы белән тагын 3 ел йөрү мөмкин булачак

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә Россия милли машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә озайтылачагын искәрттеләр.

2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыгарга мөмкин булган таныклыкларны куллану 3 елга озайтыла.

Озайту автомат рәвештә бара, имтихан тапшыру бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә дә, машина йөртү таныклыгы бланкын үзгәртергә дә кирәкми.

Мондый йөртү таныклыклары Россия Федерациясе территориясендә генә тиешле категорияләр һәм подкатегорияләр транспорт чаралары белән идарә итү өчен гамәлдә.


Фикер өстәү