РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне
1995 елның 20 декабрендә Россия Президенты указы белән гамәлгә керә. Моңа кадәр бәйрәм рәсми булмаган рәвештә «Чекист көне» дип билгеләп үтелә.
Датасы 1917 елның 20 декабрендә оештырылган Халык комиссарлары Советы карары белән контрреволюция һәм саботажга каршы көрәш буенча Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенә бәйле. Оешманың максаты – контрреволюция һәм саботажга каршы көрәш. Аның беренче рәисе итеп поляк дворяны һәм революционер Феликс Дзержинский билгеләнә.
Халыкара кешеләр теләктәшлеге көне
2005 елда БМО ның Генераль Ассамблеясе карары белән билгеләнгән истәлекле дата. Дата очраклы сайланмаган: бу көнне 2002 елда БМО үсеше программасының максатчан фонды – Бөтендөнья теләктәшлек фонды төзелә.
323 ел элек (1699) Петр I Яңа елны каршылау көнен 1 гыйнварга күчерә
XV гасырга кадәр русларда мәҗүси карашлар белән бәйле Яңа елны яз көне каршылау гадәте булган. Алар яңа елның башлануын яз көне табигать уяну белән чагыштырган. Бары 1495 елда гына Яңа елны мәҗбүри 1 сентябрьдә каршылау таләбе куелган. Россия императоры Петр I 1699 елда 1700 елдан башлап дәүләттә елларның Европа системасы буенча саный башланачагы турында карар чыгарган. Шул вакыттан бирле Россиядә Яңа ел көне 1 гыйнварда бәйрәм ителә.
84 ел элек (1938) СССРда кулланылышка хезмәт кенәгәләре кертелә
Ул кеше тәүге тапкыр эшкә урнашканда тутырыла һәм кадрлар бүлегендә саклана. Анда кешенең хезмәт юлы турында тулы мәгълүмат бирелә. Эштән чыгару һәм башка эшкә күчү очрагында хезмәт кенәгәсе кешенең кулына бирелә, яңа оешмага урнашкан очракта андагы кадрлар бүлегенә тапшырыла.
316 ел элек (1706) иртәнге 9 да Мәскәү Кремленең Спас манарасында беренче тапкыр курантлар суга
Спас манарасында беренче сәгать XVI гасырда барлыкка килә. Бу сәгать 1656 елда янып бетә һәм 13 елдан соң гына торгызыла.
XVIII гасыр башында алар яраксыз хәлгә килә. Пётр I Голландиядә «Амстердамдагы кебек манерга» яңа сәгатькә заказ бирә. Һәм 1706 елның 20 декабрендә иртәнге 9 сәгатьтә Мәскәү Кремленең Спас манарасында беренче тапкыр курантлар суга. Аларның авазлары ун чакрымнан да артыгракка ишетелә.
Сәгатьнең репертуары заманына күрә үзгәрешләр кичерә. Хәзерге вакытта Спас манарасындагы курантлар көндез, төн уртасында, иртәнге 6 да, 18 сәгатьтә – Россия Дәүләт гимнын, ә иртәнге 3 һәм 9 да, 15 һәм 21 сәгатьтә – «Славься» композициясен яңгырата.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat