Владимир Путин махсус операциядә катнашучыларга: “Россия янә сынау алдында калды”

Россиягә инде күп тапкырлар үз бөтенлеген сакларга-якларга туры килде. Хәзер ул – янә сынау алдында. Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында шулай дигән. Ул махсус операциядә катнашучыларга рәхмәт белдергән.

“Илебезгә, күп тапкырлар сынау алдында калып, үз мөстәкыйльлелеген сакларга-якларга туры килде. Россия – янә шундый сынау алдында. Махсус хәрби операциянең алгы сафларында солдатлар, офицерлар, ополченецлар, үз теләге белән анда катнашучылар гаять зур батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтә”, – дигән Путин. Ул хәрби бурычларны үтәү барышында аеруча зур батырлык күрсәткән хәрбиләргә Россиянең иң югары бүләге – Россия Герое исеме бирелүен билгеләп үткән.
“Без сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз. Ватаныбыз өчен катлаулы чорда, аны саклау юлына басып, хәрби хәрәкәтләр зонасында үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләрнең, яңа территорияләрдәге тормышны җайга салырга ярдәм итүчеләрнең ныклыгы һәм фидакарьлегенә сокланабыз”, – дип басым ясап әйткән дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү