Татарстан вәкиллегендә Россия геройларын хөрмәтләделәр

Тырышлар һәм ватанпәрвәрләр генә Герой исеменә ирешә ала. Мәскәүдә, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә, Ватан Геройлары көненә багышланган очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер әйте. Хәрби дан һәм батырлык көне һәр ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Очрашуда Вәкаләтле вәкиллек каршында оештырылган Офицерлар клубына керүче Россия Геройлары – Марат Алыков, Рафик Ихсанов, Сергей Тулин, Игорь Уразаев, очучы-космонавт – Бөгелмә егете Сергей Рыжиков, Советлар Союзы Герое һәм Россиянең Герое исеменә беренче булып лаек булган очучы-космонавт Сергей Крикалев катнашты. Сүз уңаеннан, офицерлар клубына барлыгы 19 Советлар Союзы һәм Россия Герое керә.

Быел махсус хәрби операция барышында Россия Герое исеменә лаек булган Раил Габдрахманов, Иван Додосов һәм Артур Орлов Вәкаләтле вәкиллеккә тәүге тапкыр килде. Алар барысы да – Казан югары танк училищесын тәмамлаган егетләр.

“Һәркайсыгызга чын күңелдән рәхмәт. Сез – гражданлык бурычын үтәү үрнәге. Фәкать тырыш хезмәт һәм югары дәрәҗәдә ватанпәрвәрлеккә ия булу нәтиҗәсендә генә Герой исемен яуларга мөмкин”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Геройларны Татарстан Премьер-министры урынбасары — ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле, генерал-майор Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәре ветераннар советы рәисе киңәшчесе, генерал-полковник Рәсим Акчурин, Офицерлар клубы рәисе, генерал-полковник Валерий Баранов та котлады.

Очрашуда катнашучыларны Россия Геройлары исеменнән Сергей Рыжиков сәламләгән. “Тыныч тормышта яшәгәндә, сугышка әзерлән, сугышта – тынычлыкка әзерлән, диләр. Мондый чорга без башлыча әзер идек, әмма халкыбызның көче һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә нинди эчке мөмкинлекләргә ия булуыбызны тормыш тагын да күрсәтәчәк әле”, – диде ул.

Равил Әхмәтшин әйтүенчә, махсус операция башланганнан бирле Вәкаләтле вәкиллектә, Оборона министрлыгы белән килештерелеп, Донецк һәм Луганск халык республикасында яшәүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән 9 акция үткәрелгән. Татарстан һәм Мәскәү иганәчеләре тырышлыгы белән барлыгы 800 тоннадан артыграк йөк җыеп тапшырылган. Шулай ук май һәм октябрь айларында Мәскәү өлкәсендә махсус операцияләр көчләре хәрби подразделениесенә транспорт, махсус техника, башка кирәк-яраклар тапшырылган.


Фикер өстәү