Дәүләт Советы депутатлары Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан уздырылган чараларда катнаштылар

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар һәм парламент Президиумы әгъзалары Советлар Союзы Герое Галимҗан Камали улы Камалиев бюстына чәчәкләр салдылар, шулай ук Питрәч районында митингта катнаштылар. 

Митинг «Царево» торак комплексында Советлар Союзы Герое Г.К. Камалиев исемендәге күп профильле лицей базасында узды. Депутатлар Питрәч районына эш сәфәре кысаларында уку йортында булдылар, анда бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышы узды.

1941 елның 22 июнендә, нәкъ 82 ел элек, Бөек Ватан сугышы башлана. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш  1418 көн дәвам итә. 700 меңгә якын якташыбыз сугышка алына, аларның һәр икенчесе яу кырларыннан әйләнеп кайтмый.

«Бу безнең тарихта иң изге һәм фаҗигале дата, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, митингны ачып,  – яу кырында  ятып калган сугышчыларны, үтерелгән, концлагерьларда җәфаланганнар, хәбәрсез югалган миллионлаган тыныч халык – хатын -кызлар, картлар, балаларны искә ала торган Хәтер һәм кайгы көне. Бу – тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын искә алу көне. Бүген без фашизмны Җиңүгә зур өлеш керткән барлык татарстанлыларны искә алабыз».

Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен 200 меңнән артык татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Республикада туган 185 кеше, язмышы Татарстан белән бәйле булган 168 кеше, шул исәптән Питрәч районында туган, Днепрны кичкән өчен  «Алтын йолдыз» белән бүләкләнгән Галимҗан Камали улы Камалиев  та Советлар Союзы герое исеменә лаек булдылар..

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан эвакуацияләнеп килгән 270 мең кеше өчен икенче туган йорт булган, республика 70тән артык предприятиене, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү учреждениеләрен кабул иткән.

«Бүген  бабаларының данлы юлын махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә, – дип басым ясады парламент башлыгы, –  аларның һәрберсе батырлык һәм кыюлык үрнәге булып тора. Безнең бурыч – тарих битләрен бозуга юл куймау, фашизм һәм нацизмның теләсә нинди чагылышына «юк» дип әйтү, балаларга һәм оныкларга ветераннарыбызның Җиңү өчен нинди зур бәя түләве турында тарихи хакыйкатьне җиткерү. Бу – безнең күпмилләтле Ватаныбызны саклау, аның ирекле һәм тыныч үсешенә  гарантия булып тора».

Парламентарийлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннары Советлар Союзы герое Галимҗан Камали улы Камалиев бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды.  Сержант Галимҗан Камалиев укчы полкның миномет ротасы расчеты белән командалык итә. Сугыш тәмамланганнан соң Галимҗан Камали улы  Ленино-Кокушкинода картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры булып эшли, РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Бүген лицейда истәлекле датага багышланган күргәзмә оештырылган иде. Экспозиция үз эченә фронт трофейларын һәм хатларын, сугыш коралларын, фотосурәтләрне һәм көнкүреш әйберләрен ала. Күргәзмәгә Бөек Ватан сугышы елларында сугышкан хәрбиләргә һәм  сугышчы — интернационалистларга кагылышлы әйберләр дә куелган. Экспонатлар районның Туган якны өйрәнү музее һәм Җиңү мәктәп музейлары хезмәткәрләре, Питрәч районы мәктәпләре укучылары тарафыннан тупланган.

Бүген мәктәп музейларында гамәлгә ашырыла торган юнәлешләрнең берсе «Чемодандагы музей» проекты булды. Мәктәп укучылары педагоглар һәм ата-аналар белән бергә концепцияне эшлиләр, бер чемоданга сыя торган тарихи материаллар һәм артефактлар сайлыйлар. Мондый проектларның берничәсе бүгенге күргәзмәдә дә тәкъдим ителде.


Фикер өстәү