Велосипедчыны бәрдергәннән соң, аңа пычак кадап киткән ЮХИДИ хезмәткәре, барысына да хатыны гаепле булуын әйткән

Мәскәү өлкәсендә ЮХИДИ хезмәткәре велосипедчыны машина белән бәрдергән. Ләкин ярдәм итәсе урында урынына пычак белән кадап китеп барган. Бу хакта Mash телеграм каналы хәбәр итә.

41 яшьлек ЮХИДИ хезмәткәре Роман Стрелков, 15 июньдә шәхси машинасында каршы як полосага чыгып, велосипедчыны бәрдерә. Ул туктап машинасыннан чыга һәм зыян күрүчегә ярдәм итәсе урында аңа пычак белән кадап китеп бара.

Велосипедчыга ашыгыч ярдәмне башка машина йөртүчеләр чакырган. Шаһитлар һөҗүм итүче турында хокук саклау органнарына хәбәр итәләр. Бер атнадан соң, 21 июньдә, ЮХИДИ хезмәткәрен тоткарлыйлар. Велосипедчыны бәрдергәннән соң, пычак кадап киткән ир, һөҗүмнең сәбәбе – хатыны белән ачуланышу һәм машина тәрәзәсе ватылудан кәефе кырылудан булуын әйткән, дип яза mk.ru.

Стрелков, әлеге хәл булган көнне, хатыны белән кыяр өчен бәхәсләшкәннән соң, дачадан чыгып киткән, леген, машина магнитоласына игътибар итеп, велосипедчыны күрми калуын сөйләгән. Борылышта велосипедчыны бәрдергәннә соң, ул ярдәм итмәкче була, ә зыян күрүче  аңа сүгенә башлый. Кәефе кырылган Стрелков әлеге хәлгә түзеп тора алмый һәм 43 яшьлек велосипедчыга пычак кадап дачасына кайтып китә.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Прокуратура тикшерүне үз контроленә алган.


Фикер өстәү