Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эш өчен муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренең коррупцияне профилактикалау һәм шәхси җаваплылыгы турында Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында сөйләделәр.

Утырышны Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

2022 елда коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар каралды.

«Бүген һәр кеше ачык чыганакларда цифрлы эз калдыра, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Аларда хокук бозуларны ачыклау өлешендә анализлауга коррупциягә каршы тору  эшләре юнәлдерелгән. Мондый хокук бозулар очраклары массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртыла, республиканың абруена тискәре йогынты ясый, хакимияткә ышанычсызлык тудыра. Боларның барысына да дәүләт хакимияте тарафыннан мөнәсәбәт күрсәтү таләп итә. Хокук бозуларны профилактикалау – һәр дәүләт һәм муниципаль органның бурычы».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге эшчәнлекне оештыру өчен шәхси җаваплылык җитәкчеләргә йөкләнә. Аның сүзләренчә, теләсә нинди хокук бозуны башлангыч стадиядә кисәтеп була. Моның өчен тыгыз һәм системалы эш кирәк.

«Коррупцияне кисәтү эшендә мөһим компонент – контроль-күзәтчелек эшчәнлеге», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Коррупция тәшкиләте республиканың икътисадый эшчәнлегенең төп тармакларында саклана. Мәсәлән, 2022 елда дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда, җир мөнәсәбәтләре, шәһәр төзелеше, юл хуҗалыгы, җирләү эшен оештыру һәм ритуаль хезмәтләр күрсәтү, дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны гамәлгә ашыру, иминият эшчәнлеге һ. б. өлкәләрдә коррупция күренешләре билгеләп үтелде. 2022 елда хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешле 1 185 җинаять ачыкланган, шул ук вакытта ришвәтчелекнең ачыкланган фактлары саны 4 процентка кимегән (589га кадәр), әмма ришвәт алуның ачыкланган фактлары саны 18,3 процентка арткан (200гә кадәр).

Коррупция социаль күренеш буларак икътисад һәм иҗтимагый әхлак торышына тискәре йогынты ясавын дәвам иткәнлектән, коррупциягә каршы мәгърифәтчелеккә һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыруга аерым игътибар бирелә.

2022 елда Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан 2 903 коррупцичел хокук бозу очрагы ачыкланган. Законсыз хокукый актларга хокук бозуларны бетерү өчен 458 протест китерелгән, судларга 72 гариза җибәрелгән, 1 063 тәкъдим кертелгән, прокурорлар карарлары буенча 104 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Ачыкланган бозуларның шактый өлеше керемнәр турында мәгълүмат бирү вазыйфасын тиешенчә үтәмәүгә бәйле. Хокук бозулар өчен прокурор реакциясе актлары буенча 567 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу турындагы таләпләрне үтәмәүнең 31 очрагы ачыкланган, коррупцичел хокук бозуга җәлеп итү турында 2 хәбәр итмәү очрагы ачыкланган, шуңа бәйле рәвештә 2 күрсәтмә кертелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча 2 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Рөстәм Миңнеханов, нотыкчылар чыгышлары турында сөйләгәндә, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга тукталды. Ул программаны халык тарафыннан бик хуплануын ассызыклады. «Без мондый программаны күптән эшләргә хыялланган идек, — диде ул. — Без барыбыз да эшләрнең сыйфатлы башкарылуы белән кызыксынырга тиеш. Сыйфатсыз эшне кабул итәргә кирәкми! Сез, район һәм шәһәр башлыклары, барысын да шәхсән контрольдә тотарга тиеш. Мин бик нык борчыган мәсьәлә — без бик күп акчалар кертүебез, ә эшләрнең сыйфатсыз башкарылуы».

Ритуаль хезмәтләр күрсәтү предприятиеләре тиешенчә оештырылмаган муниципаль районнарны да Татарстан Рәисе тәнкыйтьләде. Кайбер районнарда махсус оешмалар юк, һәм хезмәтләрне коммерциячел компанияләр күрсәтә.

Моннан тыш, ул авыл хуҗалыгында грантларны максатчан куллануда тәртип урнаштырырга кушты – шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итүгә дә. «Коррупция һәрвакыт акча булган урында, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Дәүләт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә грантлар тарата. Ләкин акчаны таратырга гына түгел, ә контрольдә тотарга, проектларның үтәлешен тикшереп торырга кирәк бит».

ТР Коррупциягә каршы көрәш  эшен  җайга салу комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнары адресына конкрет йөкләмәләр, коррупциягә каршы гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өлешендә җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр булган беркетмә әзерләнәчәк.


Фикер өстәү