Быел җәйнең ничек киләчәген әйткәннәр

Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд “Российская газета” җитәкчесенә җәйнең ничек киләчәге турында сөйләп үткән. Кышын Россия һәм Белоруссиядә карның күп явуы корылыкның булмаячагы турында сөйли, дигән ул.

“Майның беренче декадасы яңгырлы, салкын булды. “Май салкын килсә, иген уңышы мул булыр” дигән мәкальне искә төшерик. Җәйгә килгәндә, 65-70%ка ышандырып – шуны әйтергә мөмкин: елның зарыгып көтеп алынган фасылында һава температурасы норма тирәсе яки аннан бераз югарырак булачак, явым-төшем күләме дә гадәттәге күләмнәргә якынлашачак”, – дигән метеоролог.
Шул ук вакытта ул, “норма” дигәндә, метеорологларының нәрсәне күздә тотуы турында аңлатып үткән.
“Без 1991-2020 еллар чорындагы температура нормаларын кулланып киләбез. Алар буенча, мәсәлән, Мәскәү өчен июньдә айлык уртача температура – 17,3 градус, июльдә – 19,7 градус, августта – 17,6 градус тәшкил итә”, – дип аңлаткан метеоролог.
Ягъни быелгы җәй турында 65-70% төгәллек белән шуны әйтергә мөмкин: бу күрсәткечләрдән җылырак булачак, әмма корылык булмаячак.


2 фикер

  1. Менә яхшы хәбәр! югыйсә бездә, Башкортстанның көнбатышында апрель ае яңгырсыз булды, майда да әле икенче генә яңгыр ява, бүген — 12 сендә. Корылык булыр дип куркып тора идем. 2010 елгы кебек булса дип, кот алынып тора иде. Авылда яшәүче кешегә һава торышының нинди булуы бик мөһим бит ул.

  2. Татарстан буенча күрсәткечләр башкачарак,бу прогноз Мәскәү тирәсе өчендер инде

Фикер өстәү