17-18 яшьлек егетләр арасында ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 9 авырлык үлчәвендә – 50 килограммга кадәр, 55 килограмм, 60 кг, 65 килограмм, 70 килограмм, 75 килограмм, 80 килограмм, 90 килограмм һәм 110 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында көрәшчеләр бил алышачак.
Ярышларның беренче көнендә мандат комиссиясе, үлчәнү, тренерлар киңәшмәсе һәм катнашучылар арасында җирәбә салу оештырылачак. Икенче көнне ярышларны тантаналы рәвештә ачу чарасы, көн дәвамында төрле авырлык үлчәүләрендә чирекфинал алышлары, ярымфинал һәм финал ярышлары узачак.
24-26 сентябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир уза.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез