Сервис 14 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр һәм студентлар, пенсионерлар, инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләр өчен ачык, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.
«Кушымтадагы электрон документ традицион кәгазь белешмәләр һәм таныклыклар кебек үк юридик көчкә ия. Үзең белән оригиналларны йөртергә кирәкми. Яңалык дәүләт хезмәтләреннән файдалануны уңайлырак итә», - диелә хәбәрдә.
Билет сатып алганда яки ташламалы проездной рәсмиләштергәндә, шул исәптән электричкаларда, смартфон экранындагы QR кодны күрсәтү дә җитә. Кассир яки контролер аны сканерлый, һәм система автомат рәвештә пассажир мәгълүматларын дәүләт реестрлары белән чагыштыра.
Тикшерү вакытында белгеч терминалда ташламага хокукны раслауны гына күрә, аның шәхси мәгълүматка керү мөмкинлеге юк.
Өстәмә куркынычсызлык өчен QR код һәр 30 секунд саен яңартыла, ә экранның скриншотын техник яктан эшләү мөмкин түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез