“Жить вместе” илкүләм премиясенә гаризалар кабул ителә

“Жить вместе” хәйрия фонды оештырган “Жить вместе” премиясе, җәмгыятькә берләшеп, социаль проблемаларны хәл итүче, мәдәни традицияләрне үстерүче, мирасны саклаучы, мохтаҗларга ярдәм итүче кешеләргә бирелә.
Быел премиянең приз фонды 1 125 000 сум тәшкил итә.

Премиягә кандидатларны сайлап алуның төп шарты – уртак кыйммәтләр һәм уртак максат нигезендә оештырылган тотрыклы җәмгыятькә ия булу. Ул даими командадан, шулай ук җәлеп ителгән волонтерлардан торырга мөмкин. Җәмгыять кимендә 3 ел эшләп килгән булырга тиеш (ягъни 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча оештырылган булырга тиеш).
2023 елда премия лауреатлары “Хәтер” (Советлар Союзы чорындагы репрессияләр корбаннары истәлеген саклау белән шөгыльләнүне күздә тоткан проектлар); “Мәдәният” (мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән театр, музыка һәм күргәзмә проектлары); “Шәфкатьлелек” (ярдәмгә мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль проектлар) кебек номинацияләрдә бүләкләнәчәк.
Премия лауреатларын жюри әгъзалары билгеләячәк.
“Жить вместе” премиясендә катнашуга заявканы 25 майга кадәр проект сайтында (https://premiavmeste.ru/) тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү