Ираннан – диңгез продуктлары, Төркиядән – тәм-томнар: Казанда халыкара хәләл ярминкә узачак

19-21 май көннәрендә, KazanForum кысасында, “Казан” агропромпаркында халыкара хәләл ярминкә узачак. Анда төрле илләр вәкилләре җыелачак. Чара өчен бөтен агропарк дини стандартлар буенча махсус әзерләп куелган, барлык продукция тикшерелгән. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов белдергән.

“Russia Halal Market колачыннан чыгып, барлык кунакларыбызның зәвыгын исәпкә алырга тырышабыз. Күргәзмәдә Татарстан ит һәм кондитер әйберләре җитештерүчеләренең экспозицияләре, шулай ук Иран, Малайзия, Сенегал һәм Төркия продукциясе тәкъдим ителәчәк. Теләсә кайсы кунак, продуктны сатып алганчы, тәмен татып карау мөмкинлеге алачак”, – дип билгеләп үткән ул.
Рөстәм Гайнуллов сүзләренә караганда, Ираннан – диңгез продуктлары, Төркиядән – кондитер әйберләре, ә Сенегалдан – сувенирлар китерелә (юлның бик озын булуы сәбәпле, әлеге Африка иленнән хәләл продуктлар алып килү каралмаган).
Аның әйтүенчә, Татарстан хәләл продукция юнәлешендә гаять зур мөмкинлекләрне күздә тота. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада күп кенә производстволар баштан ук нәкъ менә шушы стандартларга туры китереп проектлана.
“Russia Halal Market” ярминкәсендә барлыгы 400ләп сәүдә ноктасы ачылачак. Биредә ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк, әче сөт ризыклары һәм башка ризыкларның тәмен татып сатып алу мөмкинлеге тудырыла.
Агропаркны ай ярым чамасы шушы чарага әзерләгәннәр. Дуңгыз ите сатучылар белән ярминкә чорында эшчәнлекне туктатып тору турында килешүләр төзелгән. Бина ислам кануннары нигезендә бик җентекләп юып-чистартып чыгарылган.


Фикер өстәү