#KazanForum: Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары белем министры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзия Югары белем министры Датук Сери Мөхәммәд Халед бин Нуретдин белән очрашты. 

Алга таба хезмәттәшлек, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, Датук Сери Мөхәммәд Халед бин Нуретдин Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы һәм хәләл Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе экспозициясе чараларында катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында: Россия-Малайзия элемтәләренең югары дәрәҗәдә даими рәвештә саклануы мөһим. Малайзия — Россия Федерациясенең ышанычлы сәүдә партнеры, дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән актив хезмәттәшлек итә.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме буенча зур эш алып барыла.

Мәгариф өлкәсе турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Малайзиянең фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеген үстерергә кирәк. Югары уку йортлары арасындагы элемтәләрне киңәйтү, студентлар һәм мөгаллимнәр алмашуын арттыру, фәнни проектлар өстендә бергә эшләү мөһим.

2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» узачак – спорт, фән һәм технологияләр тоташуында колачлы халыкара вакыйга, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзия спортчыларын ярышларда катнашырга чакырды.

Без Малайзия белән хезмәттәшлекне үстерүгә шат булачакбыз, диде очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов. Ул Малайзия Югары белем министрына Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм KazanForumда уңышлы эшләвен теләде.


Фикер өстәү