#KazanForum: Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең өчен гаять җаваплы көннәр бара»

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумы кысасында  Казан федераль университетында мәдәни мирас турында сөйләштеләр. Чарада ЮНЕСКОның Россия һәм башка илләр үсешендә уйнаган роле хакында фикер алышу булды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мәдәни мирасны саклау һәм үстерү теләсә кайсы төбәк үсешенең нигезендә ята.

– Безнең өчен гаять җаваплы көннәр бара. Кунакчыл Татарстан башкаласына дөньяның 85 иленнән һәм Россиянең 84 төбәгеннән кунаклар килде. Мондый зур ышаныч белдергәннәре өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт! – диде ул, кунакларны сәламләп. – Республикада тарихи мирасны өйрәнү һәм саклауга да аерым игътибар бирелә. Ә бу эшнең нигезендә республикада һәм, гомумән, илдә яшәүче күпсанлы халыкларның тынычлыгын, диннәр һәм милләтләр арасындагы татулыкны саклап калу ята.

Парламент җитәкчесе бүгенге вазгыятьтә менә шушы рәвешле җыелып, аралашуның әһәмиятен дә искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, төрле телләрдә фикер алышу дуслыкны һәм бер-беребезгә ышанычны ныгыта гына.

Тарихи һәм мәдәни мирас хакында фикер алышуның чираттагы мәртәбә нәкъ менә Казанда узуы юкка гына түгел. Россия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин мөрәҗәгатендә язган сүзләр белән әйтсәк, Татарстан – ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән объектлар саны буенча да, туризм өлкәсендә дә алдынгы урыннарда. Аның сәлам хатын укыганда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Күпьяклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов бу сүзләрне тагын да куәтләде:

– Татарстанда ике «дөнья» – Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия кисешә. Монда ничәмә-ничә төрле милләт вәкиле яши. Аларның үзара тату яшәүләре үк күп нәрсә турында сөйли, – диде ул.

ЮНЕСКО исемлегенә Татарстандагы дүртенче объект – КФУның астрономик обсерваториясе кертелергә мөмкин. Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара берлекнең (ИКОМОС) илкүләм комитеты вице-президенты Рафаэль Вәлиев сүзләренчә, әлеге объект тикшерү этабын узган. «Хәзерге вакытта 30лап белгеч тарафыннан аның тарихи кыйммәтенә бәя бирү этабы төгәлләнеп килә. Нәтиҗәләрне май ахырына кадәр әйтәчәкләр. Сентябрьдә исә Согуд Гарәбстанында узачак утырышта соңгы нәтиҗә мәгълүм булачак. Сәяси вакыйгалар киртә тудырмас дип ышанабыз», – диде ул.


Фикер өстәү