Рөстәм Миңнеханов «Russia Halal Expo” хәләл индустрия халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Russia Halal Expo” хәләл индустрия халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыкты.

Чара “Россия – Ислам дөньясы: Kazan-Summit” 13нче Халыкара икътисади саммит кысаларында ачылды.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, “KazanSummit” илебездә төбәкләрнең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади хезмәттәшлеге буенча төп һәм бердәнбер мәйданчыгы булып тора.
“Саммит илебезнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, яңа элемтәләр урнаштыру өчен бик файдалы бизнес-платформага әйләнде. Чара “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме эшчәнлеге кысаларында үткәрелә. Аның чираттагы утырышы иртәгә узачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Уртак куллану икътисады һәм хәләлнең гомуми файдасы саммитның эшлекле программасында төп урын алып торачак”.
Әйтергә кирәк, “Russia Halal Expo” – Россиядә иң зур хәләл-индустрия күргәзмәсе. Быел ул бишенче тапкыр уздырыла. Аның колачы үскәннән-үсә: мәйданы инде 2 тапкыр артып, 10 мең кв.м. тәшкил итә.
Күргәзмә Россиядә хәләл-индустрияне популярлаштыруга, икътисадның хәләл сегменты мөмкинлекләрен күрсәтүгә һәм партнерларны продукция белән таныштыру мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә асылда икътисадның барлык тармакларына урын бирелгән. Болар – медицина һәм сәламәтлек саклау, косметика һәм химия сәнәгате, мода һәм матурлык индустриясе, туризм, азык-төлек һәм туклану, мәгълүмати технологияләр, финанс, инвестицияләр һ.б.
“KazanSummit” кысаларында беренче тапкыр Бөтендөнья хәләл көне – World Halal Day уздырыла. Кунаклар өчен анда керү – бушлай.
Саммитның эшлекле программасы бик бай. Анда партнерлык финансы, медицина, спорт, экспортны үстерү һ.б. мәсьәләләр каралачак.
Татарстан Президенты быел саммитның Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелүен аерым билгеләп үтте.


Фикер өстәү