Кунак көткәндә: «KazanForum»да катнашырга теләк белдерүчеләр арткан

6 көн, 79 ил, 11 меңгә якын теркәлүче. Татарстан башкаласы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кунакларын каршы алырга әзерләнә. Җыенга теркәлү 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә чарада катнашырга теләк белдерүчеләр күбрәк булачагына тамчы да шикләнмиләр.

Статуслы форум

Быел «KazanForum» Татарстан башкаласында 14–19 майда узачак.

– 2 майга алынган мәгълүматларга караганда, халыкара форумда 11 меңгә якын кеше катнашу теләген белдергән. Теркәлү дәвам итә. Гадәттәгечә, соңгы көннәрдә чарада катнашырга теләк белдерүчеләр саны артачак дип фаразлыйбыз, – диде Хөкүмәт йортында халыкара чараны үткәрүгә багышланган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Былтыр «KazanForum» федераль статус та алды. «Бу исә чарада катнашучылар санын бермә-бер арттырды, – диде Талия Миңнуллина. – Федераль статус алганчы, безгә 6–7 мең кеше килде».

Быел «KazanForum»да катнашырга теләк белдергән күпсанлы дәрәҗәле кунаклар арасында Төрекмәнстан халкының Милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Горбангулы Бердымөхәммәтов та бар. Узган ялларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка эш сәфәре барышында Горбангулы Бердымөхәммәтов белән шәхсән очрашты һәм Төрекмәнстан делегациясен «KazanForum»да катнашырга чакырды.

Ислам илләре белән хезмәттәшлек

2022 ел белән чагыштырганда, узган ел Татарстан белән ислам илләре арасындагы товар әйләнеше якынча 2,4 тапкыр арткан. Бу хакта Премьер-министр урынбасары – республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте. «Акчага күчерсәк, әлеге күрсәткеч 5,7 миллиард долларга җитте», – диде ул.

Эшкә өйрәтүче портал

«KazanForum»да ислам финанслары турында мәгълүмат порталын да тәкъдим итәчәкләр.

– Халыкара форум кысасында эшкуарларга ислам финанслары кануннарына нигезләнгән электрон сәүдә мәйданы һәм ислам финанслары турында мәгълүмат порталы тәкъдим ителәчәк. Соңгысы партнерлык финанслары өлкәсендәге белемне арттыруны күздә тота. Биредә үк финанс продуктларны рәсмиләштерергә гариза да калдырырга мөмкин булачак, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр сүзләренә караганда, бүген халыкта ислам финансларына бәйле мәгълүмат җитми. «Портал гади халыкка да, бизнес вәкилләренә дә кызыклы һәм аңлаешлы булачак дип уйлыйбыз», – диде ул.

Хәләл ярминкә

Казан халкын һәм башкала кунакларын хәләл ярминкәгә дә чакырдылар. 14–19 майда «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan – Halal Market 2024» узачак. «KazanForum» кысасында үткәреләчәк әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша алачак.

– Былтыр халыкара икътисадый форум көннәрендә узган хәләл ярминкәдә 40 меңгә якын кеше катнашты. Биредә 400дән артык компания, шул исәптән Иран, Сенегал, Төркия кебек чит ил вәкилләре дә үз продукциясен тәкъдим итте. Ярминкәдә 20 миллион сумлык товар сатылган, – диде Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Аның әйтүенчә, «Halal Market» быел да югары дәрәҗәдә узачак. «Ярминкәгә килү өчен форумда теркәлү кирәкми. Агросәнәгать паркы гадәти режимда эшләячәк», – диде ул. Марат Җәббаров сүзләренә караганда, ярминкәгә кадәр сәүдә мәйданын тулысынча юып чыгарачаклар. Ә хәләл булмаган продукция сатучылар эшләрен вакытлыча туктатып торачак. «Аларның һәркайсы белән шәхсән сөйләшәбез. Йә аренда түләвен киметәбез, йә чыгымнарын капларга булышабыз. Бу мәсьәләдә бернинди дә аңлашылмаучанлык юк», – диде министр.

 

 


Фикер өстәү