Талия Миңнуллина: “KazanForum”да имзалау өчен 45 килешү әзерләдек”

14-19 майда Казанда узачак “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum”да имзалау өчен 45 килешү әзерләгәннәр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

Шунысын да искәртик: бу – 1 майга алынган мәгълүмат. Килешүләрнең тәгаен саны форумнан соң билгеле булачак. Мәсәлән, былтыр җыенда 100дән артык килешү имзаланды.

“Былтыр федераль статус алганнан соң, “KazanForum”да катнашучылар саны бермәбер артты. Быелгы халыкара форумга теркәлүчеләр саны 11 меңгә якынлашты. Федераль статус алганчы, без җыенда 6-7 мең кунак кабул итә идек”, – диде Талия Миңнуллина.


Фикер өстәү