“KazanForum”да 80 илдән 11 меңгә якын кеше катнашу теләген белдергән

14-19 майда Татарстан башкаласында узачак “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum”га дөньяның 79 иленнән 10977 кеше теркәлгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

“2 майга алынган мәгълүматларга караганда, халыкара форумда 11 меңгә якын кеше катнашу теләген белдергән. Теркәлү эше 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Гадәттәгечә, соңгы көннәрдә чарада катнашырга теләк белдерүчеләр саны артачак дип фаразлыйбыз”, – диде Талия Миңнуллина.

Аның сүзләренә караганда, “KazanForum”да катнашырга җыенучы дәрәҗәле кунаклар арасында, шул исәптән, Кыргызстан Министрлар Кабинеты Рәисе Акылбәк Җаппаров, Төркмәнстан халкының милли лидеры Горбангулы Бердымөхәммәтов, Кувейт нефть министры Имад Әл-Атики, Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры Нуретдин Азизи, БГӘ икътисад министры урынбасары Абдулла Әлсалех та бар.

“Дәрәҗәле кунакларның барысын да санап бетереп тә булмый. Чарага теркәлүчеләрнең барысын да Казанда көтәбез”, – диде Талия Миңнуллина.


Фикер өстәү