Автомобиль юлы ишелү сәбәпле һәлак булучылар саны 50гә җитеп килә

Кытай Халык Республикасының көньяк төбәгендә бик көчле яңгырлар явудан автомобиль юлы ишелү сәбәпле һәлак булучылар саны 48гә җиткән. Бу хакта “Интерфакс” КХРның дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәренә таянып яза. Моңа кадәр 24 кешенең үлүе турында хәбәр ителгән булган.

Алдагы көнне җирле вакыт белән 2.10 сәгатьтә (сишәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 21.10 сәгатьтә) Гуандун провинциясендә Мэйчжоу шәһәр округындагы автомобиль юлына таулардан пычрак ишелеп төшкән.

КХР Рәисе Си Цзиньпин һәлакәт урынында шундук коткару эшләре башлап җибәрергә әмер биргән. Ул кешеләрне коткару өчен, шулай ук юлның зыян күргән өлешен тиз генә арада төзекләндереп, һәлакәтне торгызу өчен мөмкин булганның барын да эшләргә кушкан.

Транспорт министрлыгы һәм башка ведомстволар анда коткаручылар төркемнәрен җибәргән.
Коеп яуган яңгырлар коткару-эзләү эшләренә бик нык комачаулаган. Соңгы 4 атна эчендә бу тирәдә узган елның шушы ук чорындагыга караганда 4 тапкыр күбрәк яңгыр яуган. Мэйчжоу районындагы кайбер авылларны инде апрель башында ук су баскан.

Узган ялларда провинция башкаласы – Гуанчжоу шәһәрендә исә 5 кеше давылда һәлак булган.


Фикер өстәү