Татарстанда бер хатын-кыз, кредиттан котылам дип, мошенникларга 1,5 миллион сум күчергән

Чаллыда бер хатын-кыз, кредиттан котылмакчы булып, аферистларга 1,5 миллион сумнан артыграк акча күчергән. Бу хата “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Автомобиль төзүчеләр шәһәренең медицина оешмасында эшләүче хатын-кызга, янәсе, җитәкчесеннән хәбәр килеп төшкән. Хатта, эш урынында күңелсезлек килеп чыгуы сәбәпле, хокук саклау органнарыннан шалтыратырга тиешлекләре турында кисәтелгән. “Полиция хезмәткәре”, медикка шалтыратып, шәхси мәгълүматларының мошенникларга килеп эләгүе сәбәпле, аның исеменә 1,5әр миллион сумлык ике кредит алынуы турында әйткән. Бәладән котылу өчен, яңа кредит рәсмиләштереп, шуның белән тегесен капларга киңәш иткән. Медик, аферистларга 1,5 миллион сум күчергәч, янәсе, алдагы займнарының түләнелүен дәлилләүче документлар алган.
Берникадәр вакыттан соң аңа яңа хәбәр кергән: бу юлы аның исеменә башка банкта кредит рәсмиләштергәннәр. Хатын-кыз кредит алмакчы булган, әмма аны банктан кире борып җибәргәннәр.
Хатын-кыз бу хакта җитәкчесенә сөйләгән. Ул хезмәткәренә “аңына” килергә ярдәм итеп, полициягә барырга киңәш иткән.
Аферистларның абонент номерлары Мәскәүдә теркәлгәнлеге мәгълүм. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү