Бер кыз мошенникларга 190 мең сум акча күчергән

Казанда яшәүче бер кыз мошенникларга 190 мең сум акча күчергән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 7 май көнне бу кызга үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган берәү шалтыратып, имештер, аның исеменә кредит рәсмиләштерүен әйткән.

Ул бу хәлнең инде тикшерелүе турында сөйләгән һәм банк хезмәткәрләренә ярдәм итүне сораган. Берничә минуттан соң кызга «банк хезмәткәре» шалтыратып, янәсе, кредитны юкка чыгару өчен, шундый ук сумма күчерергә кирәклеген аңлаткан. Нәтиҗәдә кыз онлайн-банк аша 190 мең сум кредит алып, аны ниндидер номерга күчергән. Шуннан соң гына банкның «кайнар линия»сенә шалтыратырга карар иткән. Шунда аңа мошенниклар «кармагы»на эләгүе турында әйткәннәр. Кызның полициягә мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмаган, анда «Мошенниклык» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерү дәвам итә.

Полиция хезмәткәрләре тагын бер кат кисәтә: шәхси мәгълүматларны яки банк мәгълүматларын таныш булмаган кешеләргә беркайчан да хәбәр итмәгез. Шикле кешеләрдән алынган теләсә кайсы хәбәрне җентекләп тикшерегез һәм ниндидер счетларга акча күчерүдән сак булыгыз!


Фикер өстәү