Әсгать Сәфәров журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлады

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменә котлау телеграммасы җибәргән.

“Югары дәрәҗәдә профессиональ, үз эшенә тугрылыклы журналистлар һәрвакыт республикада социаль-икътисади үсешне тәэмин итүдә, Татарстанның тарихи-мәдәни мирасының күптөрлелеген саклауда, җәмгыятьтә ватанпәрвәрлекне, гражданлык җаваплылыгын үстерүдә ышанычлы терәк булды һәм шулай булып кала”, – диелә телеграммада.

Котлау ахырында Әсгать Сәфәров республиканың барлык массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек һәм бәхет, эшләрендә бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларында уңышлар тели.


Фикер өстәү