Әсгать Сәфәров Татарстан Матбугаты көне белән котлады

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевкә Татарстан Матбугаты көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«Гаммәви мәгълүмат чараларын тикмәгә генә дүртенче хакимият дип атамыйлар, һәм соңгы елларда булган вакыйгалар массакүләм аң формалаштыруда, гражданнарны агартуда стратегик дәүләт бурычларын хәл итүдә, иҗтимагый тотрыклылык һәм тынычлыкны тәэмин итүдә аларның роле никадәр зур икәнлеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Һөнәри осталыгыгыз, сайлаган һөнәрегезгә тугры һәм иҗади мөнәсәбәтегез, Татарстан һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык хисе республика журналистика корпусы эшчәнлегенең нигезе булсын, тиңдәшсез глобаль сынаулар алдында аның күпкырлы эшчәнлегенең тулы һәм объектив картинасын формалаштыруга, гражданнар арасындагы бердәмлекне ныгытуга хезмәт итсен», — диелә котлауда.

Әсгать Сәфәров гаммәви мәгълүмат чаралары ветераннары һәм «Татмедиа»ның барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, оптимизм, иҗат шатлыгы теләде.


Фикер өстәү